Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чечня телерадиокомпаниясе директоры: Татарстанда балалар телеканалы булу тәэсир калдырды

«Грозный» Чечня дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, Чечня Республикасының атказанган журналисты Чынгыз АхмадовныТатарстанда балалар өчен аерым телеканал булу тәэсирләндергән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Мөмкинлек булганда, мин Казанга килергә тырышам. Быел ике тапкыр килдем. Татарстан бик рәхәт хисләр калдыра. Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятне, телне саклаулары хөрмәткә лаек. Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары эше бик югары дәрәҗәдә оештырылган, мондагы тәҗрибәне без үзебездә кулланырга тырышабыз. Телевидениегә килгәндә, балалар өчен аерым телеканал булу тәэсирләндерде Балалар үзләренең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтә ала», – дип сөйләде ул.

Ул Татарстандагы журналистлар белән эшчәнлекне тирәнәйтү, киңәйтү теләге булуын әйтте. Телеканал эшчәнлеге турында да сөйләп үтте.

«Бездә тапшырулар рус һәм чечен телендә чыга. Инглиз һәм гарәп телендә хәбәрләр дә чыга, аны ясалма фәһем тәрҗемә итә. Бездә дә телне саклауга зур игътибар бирелә. Без дә географик атамаларны, дәүләт учреждениеләре исемнәрен ике телдә дә күрсәтергә тырышабыз», – дип сөйләде ул.

«Грозный» телерадиокомпаниясе «Многоликая Россия» XV Бөтенроссия журналистлар бәйгесендә «Телесюжетлар циклы» номинациясе 1нче урынны яулады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus