Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә хәрбиләргә дисбе, «коры душ», озак яна торган шырпы әзерлиләр

Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен ярдәм әзерләү дәвам итә. Мондый ярдәм оештыруда мөселман кардәшләр бик актив катнаша. Мөслимәләр җыелып, догалар кылып, салаватлар әйтеп, матур теләкләр теләп «коры душ», озак яна торган шырпылар ясыйлар. Бу хакта «Мөслим-информ» яза.

Дисбеләр, догалыклар, өс-баш, аяк киемнәре, кулдан кискән токмач, киптерелгән ипи, көндәлек кирәк-ярак, консервалар, хуш исле чәйләр, тәм-томнар да әзерлиләр, мәчеткә җыелып, хуш исле үлән чәйләре тутыралар. Госпиталь өчен урын-җир әйберләре, эчке киемнәр, салфеткалар, тозлы бәйләвечләр, медицина кирәк-яраклары туплана.

Иганәчеләр ярдәме белән парафин, сөлгеләр, җылы киемнәр заказ биреп кайтарылды. Киң күңелле райондашлар хәрбиләргә кирәк булырдай бар нәрсәне китерәләр. Авыл мәхәлләләре дә активлык күрсәтә, барысы бер йодрык булып ихтыяҗ булган әйберләрне барлап алып киләләр. Атлас авылыннан Резеда Фәсхиева, Мәлләтамактан Фәнзилә Рәхимова Мөслимгә килеп тә булышалар, авылдашларыннан киемнәр, сөлгеләр һ.б. кирәкле әйберләрне дә җыеп алып киләләр.

Тойгелденең «Яшел мәчет»ендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен озак яна торган шырпылар ясадылар. Нурия Гыйльфанова үзе киптергән хуш исле, файдалы үләннәрдән чәйләр әзерли. Авыл халкы кием-салым, кирәк-яраклар алып килә.

Әзер тартмаларның бер өлеше Диния нәзарәте аша юлланса, бер өлеше Мөслимнән җибәреләчәк. Алдагы гуманитар ярдәмгә 60 дисбе, 476 «коры душ», 780 данә озак яна торган шырпы белән кушылдык, диде мөхтәсибәтнең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Илүсә Исламова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus