Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөхәммәтшин Татарстанда укучылар өчен һөнәрләр үзләштерү проектын башлап җибәрүне хуплады

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия җитәкчесе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очрашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Парламент җитәкчесенә Казанда яшәүче Диләрә Нуриева укучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәрләр үзләштерү буенча аерым проект булдыру инициативасы белән мөрәҗәгать итте. Ул урта һәм югары сыйныф укучылары өчен предприятиеләргә, шулай ук республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренә экскурсияләр оештырырга тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, мондый экскурсияләр укучыларга төрле һөнәрләр белән танышырга гына түгел, ә теге яки бу белгечлекне үзләштерү өчен нинди белемнәр һәм күнекмәләр кирәклеген күзалларга да мөмкинлек бирәчәк. Бу аларга булачак һөнәри юлын аңлы рәвештә сайларга ярдәм итәчәк.

«Балаларның дөньяга карашын киңәйтергә кирәк. Хәзер барысы да блогер булырга тели. Әлеге проект аша без башка һөнәрләрне дә күрсәтә алачакбыз», - дип саный Нуриева.

Мөхәммәтшин нициативаны хуплады һәм бу юнәлештә эшчәнлекне «Бердәм Россия» партиясенең аерым партия проекты аша оештыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

«Әлеге проектны уңышлы гамәлгә ашыру өчен концепцияне әзерләргә, төгәл эш планын һәм мөмкин булган чыгымнарны күрсәтергә кирәк, – дип аңлатты ТР Дәүләт Советы спикеры. – Бу җитди бурыч. Бу район башлыклары өчен дә кызыклы булырга тиеш дип уйлыйм, чөнки сүз югары квалификацияле кадрлар әзерләү турында бара».

Мөхәммәтшин Нуриевага инициативасы өчен рәхмәт белдерде. Алар проектның концепциясе әзер булгач җентекле фикер алышу өчен кабат очрашырга килеште.

Гражданнарны кабул итү алдыннан Татарстан Дәүләт Советы спикеры шулай ук ТР Иҗтимагый ярдәм штабында оештырылган белем бирү проектлары белән танышты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus