Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лаеш волонтерлары хәйрия концертлары куеп хәрбиләр өчен 366,3 мең сум акча җыйган

Лаеш районында октябрь-ноябрь айларында җирле мәдәният йортлары артистлары махсус хәрби операциягә ярдәм итү өчен җиде хәйрия концерты үткәрде. Чаралар «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды эшчәнлеге кысаларында узды.

Концертлар Столбище, Каип, Орел, Атабай, Олы Кабан авылларында, 25 Октябрь исемендәге совхозда һәм Лаеш шәһәрендә булды.

«Хәйрия концертларының максаты махсус операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләргә ярдәм итү өчен акча җыю, шулай ук якташ егетләребезгә күбрәк ярдәм күрсәтү өчен фондка яңа катнашучылар, волонтерларны җәлеп итү иде», - дип сөйләде «Татар-информ»га фонд җитәкчесе Марина Порфирьева.

Хәйрия туры кысаларында 366,3 мең сум акча җыелган. Акчалар махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.

«Хәйрия концертында районның иң яхшы артистлары, талантлы һәм ярдәмчел кешеләре катнашты. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты Игорь Горчаков, район һәм Татарстан дәрәҗәсендә танылган рус халык җырлары башкаручысы һәм гармунчы Валентина Клюшина булды. Иҗади волонтерларыбызга шундый зур ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтеп туя алмыйбыз», — дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Исегезгә төшерик, Лаеш районының «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды район һәм Татарстан хәрбиләрен көн саен продукция белән тәэмин итә. Волонтерлар маскировка челтәрләре үрә, снайперлар өчен костюмнар тегә, окоп шәмнәре, коры душ ясый, хәрби егетләр өчен тәмле төшке ашлар һәм башкаларны әзерли.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus