Бүген Зөя утрау-шәһәрчеге сәнгать галереясендә «Татар-информ» фотографы Рамил Галинең шәхси күргәзмәсе ачылды.
Утрауның ХХ гасыр соңгы унъеллыгындагы тормышы турында сөйләүче экспозиция ике капма-каршы мәгънәви өлешкә бүленгән – аклы-каралы һәм төсле. Күргәзмә аннотациясендә билгеләп үтелгәнчә, беренче өлештә Зөянең «социаль көнкүрешенең иң түбән ноктасы» сурәтләнгән.
Күргәзмә проектының экранда слайд-шоу рәвешендә күрсәтелгән икенче өлеше исә Зөянең 2010нчы елларда кичергән үзгәрешләре турында сөйли.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Күргәзмә ачылышында Татарстанның төрле буын фотографлары, фото сәнгате һәм әлеге территориянең тарихы белән кызыксынучы кешеләр җыелды.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Тантана башында «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгы директорының фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары Елена Карташева чыгыш ясады. Ул Рамил Гали күргәзмәсе Зөянең тарихи фотоелъязмасын дәвам итә, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, музей-тыюлыкта фотодокументалистлар һәм фоторәссамнарның утрауның XX гасыр икенче яртысы – XXI гасыр башындагы тормышын сурәтләүче хезмәтләре коллекциясе тупланган. 2015 елдан башлап аларның шәхси күргәзмәләре үткәрелә.
«XX гасырның соңгы унъеллыгы чорын фотографлар бик югары дәрәҗәдә документлаштырган. Чын осталарның фотосурәтләрен караган чакта аларның карашы барыбер бертөрле түгеллеген сизәсең. Хәтта төрле фотографлар күзләре белән билгеле бер объектларның комплекслы фотокүргәзмәсен булдыру идеясе дә бар. Моны тормышка ашырырбыз, дип уйлыйм. Минемчә, бу Зөягә ниндидер яңа караш булыр иде», - диде Елена Карташева.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Күргәзмәнең кураторы, сәнгать белгече, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее баш фәнни хезмәткәре Динә Әхмәтова Рамил Гали иҗатына мөнәсәбәте турында сөйләде.
«Рамил Гали Ходайдан бирелгән талантлы хәбәрче, фотожурналист дип саналырга мөмкин, ләкин минем өчен аның чын рәссам булуы мөһимрәк. Шуңа күрә аның күргәзмәләре шундый образлы, уйлануларга этәрә торган. Бу күргәзмә, дөресен генә әйткәндә, мине бик нык тәэсирләндерде. Әлеге фотосурәтләрдә, бер яктан, Зөя үсешенең иң түбән ноктасы һәм шул ук вакытта бу урынның бер мизгелдә яңадан аякка басуы чагыла», - дип билгеләде ул.
Фоторәссам үзе исә экспозицияне әзерләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.
«Асылда бу күргәзмә 1992 елда ясалды. Ул вакытта мин берничә тапкыр Зөядә булдым. Ягъни, күргәзмә барлыкка килгән урынына кайтты. Фотографияләрнең бер өлеше төсле итеп төшерелгән, әмма монда 30 мең негатив бар, шуңа күрә сурәтләрне араларга, сканерларга, ретушьларга, бастырырга бик күп вакыт сарыф ителде. Өстәвенә, оештыручылар эше. Шуңа күрә биредә, күргәзмәдә 10 секундта карап чыгарга мөмкин булган әйбер берничә айлык хезмәтне талап итте. Динә Ирековнага [Әхмәтовага] зур рәхмәт – авторга объектив булу авыр, аңа фотосурәтләренең һәрберсе кадерле.
Минем өчен бу күргәзмә – әһәмиятле вакыйга, аның белән бик күп мизгелләр бәйле. Психик сәламәтлеге зәгыйфь кешеләр төшерелгән негативларны сканерлаганда еладым. Ул чакта мин аларга булган бөтен акчамны бирдем. Бу кешеләр Ходайга шулкадәр якын иде – алар артында гыйбадәтханә тора иде. Һәм алар игътибарга сусаган балалар шикелле иде. Аларга көненә берәр конфет бирә торганнар иде. Яннарына аралашырга, хәлләрен белергә килүебезне аңлагач, алар Олег Косов белән миңа дип бер өем конфет җыеп куйганнар иде. Бу искиткеч вакыйга булып истә калган», - дип сөйләде Рамил Гали.
Күргәзмә 2 февральгә кадәр эшләячәк.