Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Кама укучылары махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итә

Түбән Камада 6, 7 һәм 8нче микрорайоннарда яшәүче балалар көн саен махсус операция хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм җыю пунктына киләләр һәм булдыра алганча ярдәм итәләр. «Тимурчылар» коры душ ясый, посылкалар тутырырга булыша, чүп-чарны түгә, территорияне яфраклардан һәм кардан җыештыралар.

Балаларга 9 яшь, һәм алар инде үзләре өчен буш вакытларын файдалы эшкә сарыф итү яхшырак дигән карарга килгәннәр. Малайлар һәм кызлар монда үзләренең файдалы булачагын төгәл белә, һәм алар өчен эш һәрвакыт табылачак.

«Без аларны «тимурчылар» дип атыйбыз, алар төрле эш белән шөгыльләнә: кайчакта гуманитар ярдәм төяргә, әйберләрне бүлеп тутырырга, чүп-чарны чыгарырга, территорияне җыештырырга ярдәм итәләр. Без шундый тыл хезмәтчәннәре булуга бик шатбыз», - диде 6, 7 һәм 8нче микрорайоннарның Территториаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Лариса Орлова.

Берничә минут эчендә малайлар бер тартма коры душ әзерләде, аннары махсус хәрби операциядәге полк мәчеләре һәм этләре өчен коры азык тутырырга булыштылар. Лариса Орлова аларның ярдәме бик мөһим һәм һәркемнең үз мотивациясе булуын белдерде.

«Мин солдат булырга телим, булдыра алганча ярдәм итәм», — ди Егор Локтев.

Яшь патриотларга рәхмәт йөзеннән төрле чаралар оештырыла. Күптән түгел генә алар ялга кайткан хәрбиләр белән очрашкан.

«Без хәрбиләрне күрдек, алар безгә граната, пистолет күрсәтте», — дип сөйләделәр Валерий Усанин һәм Савелий Захаров.

Лариса Орлова әйтүенчә, аларда берничә тимурчы бригадасы бар. Һәм бик сөендерә, алар вакытларын урамда үткәрмиләр, ә бөтен энергияләрен хәрбиләргә һәм җәмгыятькә файда китерергә ярдәм итүгә юнәлтәләр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus