Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнехановка коляскадагы инвалидлар өчен «Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге»н күрсәттеләр

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләрне тернәкләндерү өчен «Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге» мобиль комплексын тәкъдим иттеләр. Презентация Татарстан Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданчыкта оештырылды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мобиль комплекс Марат Ильясов тарафыннан эшләнгән. Проект турында Рөстәм Миңнехановка автор үзе сөйләде.

Марат Ильясов шулай ук тернәкләндерү өчен тренажерлар линейкасы авторы да. Алар медицина эшләнмәләре сыйфатында теркәлгән һәм Татарстан Республикасының 7 тернәкләндерү үзәгендә, шулай ук Мәскәүдә Н.И.Пирогов исемендәге Милли медицина-хирургия үзәгендә апробация узган. Тренажерлар үзләрен уңышлы күрсәтте.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисенә мобиль комплекс, шулай ук аны куллану планнары турында җентекләп сөйләделәр. Моннан тыш, ул тренажерларда шөгыльләнгән һәм уңай нәтиҗәләргә ирешкән кешеләр белән аралашты.

Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен эш урыннары булдыру эшен көчәйтергә һәм махсус хәрби операция барышында инвалид булганнарга аерым игътибар бирергә кушкан иде.

2022 елда Марат Ильясов видеоэлемтә буенча Россия Президенты Владимир Путинга тернәкләндерү үзәге турында сөйләде. Нәтиҗәдә аның инициативасы дәүләт башлыгы һәм федераль министрлыклар тарафыннан хупланды. Ул илнең иң яхшы 100 социаль проекты исемлегенә кергән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus