Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан татар персонажларын патентлаган фирма белән көрәшә

Роспатентта «Шүрәле», «Су анасы» һәм «Камыр батыр»ны товар билгеләре сыйфатында теркәгән Казан фирмасы тагын ике танылган татар әкияте персонажы исемнәрен – Алтынчәч һәм Убырлы карчыкны үзләштерергә ниятли. «Республика Татарстан» газетасы республиканың үз мәдәни мирасын ничек якларга һәм коммерсантларның планнарына ни рәвешле комачаулык итәргә җыенуы хакында сөйләде.

Әйтик, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Роспатентка һәм Икътисади үсеш министрлыгына әлеге вазгыять хакында хәбәр иткән инде. Ике ведомствода да аңа аеруча зур кыйммәткә ия мәдәни мирас объектлары, шул исәптән матди булмаганнары да товар билгесе сыйфатында теркәлә алмый дип белдергәннәр. Бу Россия Гражданнар кодексының 1483 маддәсе 4 пунктына каршы килә.

«Миңа аеруча зур кыйммәткә ия мәдәни мирас объектларын товар билгесе сыйфатында теркәргә ярамавы турындагы законны мисал итеп китерделәр. Әмма проблеманың асылы шунда ки, мондый объектларның исемлеге әлегә билгеләнмәгән», - дип искәртте ул.

Аның фикеренчә, бу юнәлештәге эшне мөмкин кадәр тизләтергә кирәк. Бу инде бирелгән патентлар белән килешмәскә һәм киләчәктә мондый очракларны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Мәдәният министрлыгы Роспатентка татар әкиятләре персонажлары исемнәренә бирелгән патентларны кире кайтару турында мөрәҗәгать юллады.

«Җавап әле килмәде, әмма бу юл милли байлык реестрын булдыруга караганда тизрәк дип уйлыйбыз, реестр да кирәк, әлбәттә. Шулай ук безнең карамактагы барлык учреждениеләргә әлеге фирма һәм шундый ук компанияләр белән хәтта бер сумга да бернинди килешү төземәскә куштык», - дип белдерде министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов.

Искәртеп узабыз, «Милли уенчыклар» ҖЧҖ «Әкият» Дәүләт курчак текарыннан «Шүрәле» һәм «Су анасы» әдәби геройлары атамаларын кулланган өчен ярты миллион сум акча сораган иде. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы бу хәлнең ничек мөмкин булуы һәм театрның әлеге вазгыятьтә нишләячәге хакында хәбәр итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus