Татар дәүләт филармониясендә «Кайтаваз. Әлфия Авзалова. Ике чор киселеше» концерты булачак. Ул 15 декабрьдә 18.00 сәгатьтә башланачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалова исемендәге фонд җитәкчесе Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова хәбәр итте.
«Кайтаваз. Әлфия Авзалова. Ике чор киселеше» – бик кызыклы проект. Чөнки Әлфия Авзалова үзе дә гомер-гомергә новатор булды. Аңа ниндидер яңа заманча кирәк иде. Ул репертуарына да еш кына яшь композиторларның җырларын алды. Үз чорында музыка дөньясына иҗаты белән зур яңалык алып килгән Әлфия Авзалованы һәм заман тавышыларын яңгыратучы «Калеб»леләрне бер максат, бер хыял берләштерә: милли җыр сәнгатенә яңа сулыш өрү», – диде Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова.
Проектның кураторы – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театр директоры урынбасары, «Калеб» яшь буын җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева.
«Әлбәттә, бу концертны быел эшләргә, дигән идея юк иде. Ләкин, Зөлфия апа безнең җыр лабораториясе белән илһамланып, «Калеб» турында белеп шундый гашыйк булды яшьләребезгә. Ул шушы тере җанлы сәнгать булуын билгеләде. «Калеб» һәрвакыт өлкән буын бөек җырчыларыбызга игътибарлы булды», – дип сөйләде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Концертта Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Эльза Исламова, Илгиз Шәйхрәзыев, Илүсә Хуҗина һ.б. танылган җырчылар катнашуы көтелә. Җырлар Кәрим Тинчурин театры оркестры аккомпанементы белән башкарылачак. Дирижеры – Ильяс Камал.