Татарстанда патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшәдә» әдәби конкурсы үткәрелә. Аның һәм республикадагы башка китап премияләре турында бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«Әдәбият белән бәйле бөтен нәрсә мәңгелек. Әгәр кеше юлында китап очраса, аның бу тормышта бер укытучысы күбрәк, дип бик дөрес әйтәләр. Бүген без Татарстан Республикасы язучылары, әдәбиятта, прозада үзләрен сынап караучы яшьләр белән очраштык. Бу очрашулар чыннан да тәэсирләндерде – бүгенге көндә сүз белән кызыксыну бик зур. Ясалма интеллект үсеше чорында, дөрестән дә, кеше сүзен, хис-кичерешләрен бернәрсә дә алыштыра алмаячагын истә тоту мөһим. Монда кешелеккә ярдәмгә әдәбият килә», - дип шәрехләде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшәдә» әдәби конкурсы ачылуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, чара традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны үстерү максатыннан үткәрелә. Конкурста катнашу өчен махсус хәрби операция бурычларын хәл итү барышында Татарстан кешеләренең фидакарьлеген, батырлыгын, каһарманлыгын һәм патриотизмын чагылдырган 2022 елдан бирле язылган әдәби әсәрләр кабул ителә.
Бәйгедә катнашуга гаризалар 2025 елның 31 мартына кадәр татар һәм рус телләрендә дүрт номинация буенча кабул ителә. Алар - «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы» һәм «Очерк». Конкурста җиңүчеләр 2025 елның 12 июнендә бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк.