Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Дәүләт әләме көнендә Бөгелмә мэры хәрбиләргә КАМАЗ тапшырды

Татарстан Дәүләт әләме көнендә Бөгелмә мэры Линар Закиров якташ хәрби хезмәткәренә «КАМАЗ» автомобиле тапшырды. Бу хакта «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ул махсус хәрби операция уздыру зонасында булган якташ хәрбиләргә зур ярдәм күрсәтә торган предприятие - ГКС склады территориясендә тапшырылды. Комплектланган автомобильне яралыларны эвакуацияләү һәм ташу өчен кулланачаклар.

«Изге эш өчен барыгызга да тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә! Битараф булмаган бөгелмәлеләр, предприятие җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр безнең тыныч тормышыбызны һәм ирегебезне саклап, авыр шартларда көрәшүче хәрбиләргә бөтен көчен куеп ярдәм итәләр. Туган илне саклаучылар шушы авыр көннәрдә күңелләребез һәм уйларыбыз белән аларның янәшәсендә булуыбызны сизәргә тиеш, аларны җиңү белән өебездә көтәбез һәм аларның исән-сау әйләнеп кайтуларына өметләнәбез», - дип шәрехләде Линар Закиров.

2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Фото и видео: ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәтеннән

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus