2024 елның 22-24 ноябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә Хатын-кызлар мөселман оешмаларының XIII Бөтенроссия съезды узган. Иске Ярмәк авылы мәчете каршындагы мәдрәсә мөгаллимәсе Зөһрә абыстай Кәримова бөтен илдән хатын-кызлар оешмалары вәкилләрен һәм җитәкчеләрен җыйган чарада катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Съезд «Мәдәнияткә, традицияләргә һәм көнкүрешкә үсә барган басым шартларында гаилә эчендәге һәм иҗтимагый багланышларны реконфигурацияләү» темасына багышланган. Чарада катнашучы йөздән артык хатын-кыз ике көн дәвамында яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләү һәм җәмгыятькә хезмәт итү, җәмгыятьнең мохтаҗ әгъзаларына гуманитар һәм реабилитацион ярдәм күрсәтү өлкәсендә хатын-кызлар оешмаларының нәшрият һәм белем бирү эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашкан.