Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан мигрантларга ихтыяҗ кичерә һәм аларның балалары укырга тиеш

Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының бишенче утырышында депутатлар «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законда үзгәрешләр белән бәйле федераль канун проектын карады. Ул чит ил гражданнарының балалары гомуми белем бирү оешмаларына кергәндә рус телен белү дәрәҗәсенә тест узуны мәҗбүр итеп куя.

Парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты закон проектын хуплады. Әмма башка комитетлардагы барлык депутатлар да аны хупламады.

«Мәҗбүри тестлаштыру чит ил гражданнарының башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын Россиянең дәүләт телендә уңышлы үзләштерүен тәэмин итү өчен кертелә. Моннан тыш, закон проекты тарафыннан РФ территориясендә законсыз рәвештә яшәүче затларның мәктәпкә кабул ителмәве каралган», - дип аңлатты үзгәрешләрнең асылын депутат Айрат Зарипов.

Парламентарий һәм Россия Герое Рәсим Баксиков та әлеге мәсьәлә буенча үз позициясен белдерде. Аның фикеренчә, мәктәптә укымаучы бала киләчәктә хокук бозучыга әверелергә мөмкин.

«Беренчедән, ул – булачак бандит. Икенчедән, әгәр ул рус телен белми һәм мәктәпкә бармый икән, ул аны кайда өйрәнәчәк? Өченчедән, бу әлеге бала ватанпәрвәр булмасын өчен алдан ук алшартлар тудыра. Башка төрле алымнар эзләргә кирәк. Ә мигрантлар безгә нинди генә очракта да кирәк. Иң мөһим ресурс – кешеләр», - дип искәртте Баксиков.

«Монда мантыйк бар. Әгәр без рус телен белмәүче балаларны республика мәктәпләренә кабул итмибез икән, алар урамда белемсез калачак. Бу проблемалар китереп чыгарыр, мөгаен. Нәрсә эшләргә соң? Тәкъдим әзерләргәдер бәлки? Без моннан чыгу юлын, әлеге проблеманы хәл итүдә тиешле карар табуын сорап федераль закон чыгаручыларга мөрәҗәгать итәчәкбез», - дип хуплады депутатны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus