Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Республиканың барлык районнарында Татарстан Дәүләт флагы көне уңаеннан чаралар узачак

Иртәгә, 29 ноябрьдә, республиканың барлык районнарында Татарстан Дәүләт флагы көне уңаеннан чаралар узачак.

Аерым алганда, Татарстан башкаласында «Казан» Гаилә үзәге янында «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» вәкилләре студентлар, иҗтимагый оешма активистлары һәм шәһәрнең гади гражданнары белән берлектә 50х25 метр үлчәмле Татарстан Республикасы флагын җәячәк.

Моннан тыш, көн дәвамында Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округларында да ТР дәүләт флагы төсләрендәге тасмалар таратырга ниятлиләр.

Шулай ук барлык муниципалитетларда Татарстан флагын тантаналы рәвештә күтәрү, аны зур әһәмияткә ия яки тарихи урында җәю акцияләре, яшьләр активистларының байраклар кебек тезелүе рәвешендәге флешмоблар, әләмнәр белән автойөреш, белем бирү оешмалары һәм мәдәният учреждениеләрендә ТР флагының барлыкка килү тарихына, аның төсләренең нәрсә аңлатуына һәм алар белән эш итү кагыйдәләренә багышланган сыйныф сәгатьләре, лекция һәм викториналар, бәйгеләр, иҗади һ.б. чаралар планлаштырылган.

17.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Казан һәм Түбән Кама телебашняларында тематик утлар кабыначак. Казанның «Ак Барс Арена» стадионы медиафасадында Татарстан флагына багышланган ролик трансляцияләнәчәк. Реклама таблосында ТР Дәүләт флагы көне уңаеннан котлау рәсеме барлыкка киләчәк.

Татарстан Югары Советы 1991 елның 29 ноябрендә яшел-ак-кызыл төсләрдәге флагны республиканың яңа дәүләт символы сыйфатында раслады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus