Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда махсус операциядә катнашучының акчасын урлауда шикләнелүче өч егет тоткарланган

Казанда махсус операциядә катнашучы Волгоград хәрбиенең 8 миллион сумга якын акчасын урлауда шикләнелүче өч егетне тоткарлаганнар.

Төбәк мәгълүмати-аналитик үзәге хәбәр иткәнчә, июнь аенда 30 яшьлек ир-ат полицейскийларга билгесез кешеләр аның банк кушымтасына ачкыч табуы һәм счетыннан 7,7 миллион сум акчасын урлаулары турында сөйләгән.

Акчага бәйле банк операцияләренең Татарстан территориясендә башкарылуы ачыкланган. Агентлык мәгълүматлары буенча, акчаларны Казан банкоматларында алганнар һәм аферистлар арасында бүлешкәннәр.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, атна башында полицейскийлар һәм ТР буенча Росгвардия идарәсе махсус отряды хәрбиләре Казанда әлеге җинаятьтә шикләнелүче өч егетне тоткарлаган. Төбәк мәгълүмати-аналитик үзәге хәбәр иткәнчә, алар җирле югары уку йортларында белем алучы 17-18 яшьлек студентлар булып чыккан.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында «Татар-информ» агентлыгына аларның тоткарлануы турындагы мәгълүматны расладылар.

Студентларны Волгоградка китергәннәр һәм урлау маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Егетләр урланган акчаны чит илдә ял итүгә һәм онлайн казинодагы ставкаларга сарыф иткән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus