Депутат Альберт Яһудин ТР Хөкүмәтеннән махсус операция вакытында яраланган хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү кертүне сорады. Парламентарий җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт советының бишенче утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошинга шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.
«Махсус операция барышында гарип булып калган, яраланган, контузия алган хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү тәкъдим итүнең тәртибен һәм шартларын билгеләвегезне, норматив-хокукый актлар әзерләү һәм кабул итүегезне сорыйм», - диде Яһудин.
Ул Россиянең башка субъектларында хәрбиләр яраланган һәм һәлак булган өчен төбәктән компенсацион түләүләр каралуын, махсус хәрби операциядә катнашучыларга бушлай җир кишәрлекләре бирелүен билгеләп үтте.
Парламентарий шулай ук депутат Эдуард Шәрәфиевнең мондый закон проектын ТР Дәүләт Советына инде тапшыруын искәртте. Әмма, аның сүзләренчә, өстәмә компенсацион түләүләр турындагы мәсьәлә ачык кала.