Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов: Безнең ил гаять зур, аның белән бер шаблон ярдәмендә генә идарә итәргә ярамый

Россия төбәкләре җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасыннан бер дәрәҗәле системасына күчәргәме-юкмы икәнен үзләре хәл итәргә тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы бишенче утырышында шундый фикер белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Безнең ил гаять зур, аның белән бер шаблон ярдәмендә генә идарә итәргә ярамый. Ниндидер үзгәрешләр булды һәм булачак, моны нормаль кабул итәргә кирәк. Без бит каршы түгел. Халык саны аз булган территорияләргә менә шундый идарә итү системасын булдыру хокукы бирергә кирәк. Бу беркемгә дә комачауламый. Безнең территорияләр төрле», - диде ТР Рәисе.

Аның фикеренчә, ике дәрәҗәле система гамәлдә була алмый торган төбәкләрдә аннан баш тарту хокукы булырга тиеш. «Мин өч муниципалитетта төрле вазифаларда эшләдем, һәрвакыт авыл советына таяндым. Бездә халык белән эшләүнең башка формасы юк. Әмма моны берәү дә ишетми», - дип ассызыклады Миңнеханов.

Махсус хәрби операция чорында ил бердәм булырга тиеш, дип өстәде республика җитәкчесе. «Ә без тигез урында кайсы система дөрес, ә кайсысы юк, дип бәхәсләшеп торачакбыз. Бу оят һәм хурлык. Без Думада ил белән ничек идарә ителергә тиешлеге турында фикер алышачакбыз. Хәзерге вакытта ул яхшы идарә ителә», - дип белдерде ул.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә нәкъ менә җирлек башлыклары махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән элемтәдә тора, алар ярдәмендә контракт буенча хезмәткә җыю башкарыла.

«Бездә башка кешеләр юк. Бу кешеләр – авторитет. Без шушы еллар дәвамында абруйлы кешеләр катламын формалаштырдык. Хәзер аларны югалтачакбызмы? Алар кемгә комачаулый? Илдә башка проблемалар юкмы? Халык белән элемтә нинди була? Без таяна торган кешеләр булмаса, элемтә булмый», - диде ул.

ТР Рәисе барлык карарлар дәүләт файдасына кабул ителергә тиеш, дип саный. «Муниципалитетның нәрсә икәнен әлегә аңламаган кешеләр булу бик кызганыч», - дип нәтиҗә ясады ул.

Гаммәви хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы закон проекты (Дәүләт Думасында карала торган) турында сорауны депутат Хафиз Миргалимов күтәрде.

«Дәүләт Советы закон проектына 59га якын өстәмә әзерләде, шулар арасыннан 25 өстәмә – җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын хуплауга юнәлтелгән. Тәҗрибә мондый идарәнең тормышка ярашлы булуын күрсәтте», - диде ул.

Закон проекты нигезендә, барлык авыл һәм шәһәр җирлекләре районнар белән муниципаль яки шәһәр округларына берләштерелергә, ә аларның советлары һәм администрацияләре гамәлдән чыгарылырга тиеш.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus