Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Әниләр марафоны» проекты авторы әниләр өчен иң катлаулы темаларны атады

«Әниләр марафоны» проекты авторы Динара Әхмәт марафондагы әниләргә тәкъдим ителгән иң катлаулы темаларны атады. Бу хакта ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында әйтте.

«Психолог киңәше темасын әйтер идем. Без психологка колак салабызмы? Бу тема хәзерге көндә бик актуаль. Психологлар хәтта әниләрдән дә дәрәҗәлерәк кабул ителә. Марафонда бик кызыклы фикерләр бар, кереп укырга, танышырга киңәш итәм. Бала һәм аның теләкләре темасын да атар идем. Күбебез үзебезнең хыялларны балалар аша тормышка ашырырга тырыша. Замана таләпләре буенча балаларның да теләкләренә колак салабыз, ләкин шулай да ул бик үк барып чыкмый. Бу уңайдан шулай ук кызыклы фикерләр укыдык», - диде ул.

Шулай ук Динара Әхмәт тыелган темаларга сөйләшүне дә әйтте. «Без әниләр белән сөйләшергә һәрвакыт ояла идек, үзебез кызыксындырган сорауларга җавапларны кайдан тапканбыздыр... Хәзер балалар интернетка кереп, шуннан таба ала. Ләкин әниләргә балалар белән сөйләшергә, сөйләшүнең дөрес юлларын табарга кирәк. Шушы өч теманы аерып күрсәтер идем. Ә, гомумән, һәр тема да актуаль, без аларны ел саен төрле яктан ачарга тырышабыз», - диде «Әниләр марафоны» проекты авторы.

  • 7 декабрьдә 10:00 сәгатьтә «АМАКС Сафар-отель» конференц-залында «Беренче татар әниләре форумы» була. Форумны «Сөембикә» журналы редакциясе оештыра. Чарага Россиянең төрле төбәкләреннән «Әниләр марафоны»нда катнашкан 200дән артык әни киләчәк.
  • «Әниләр марафоны» – 2019 елдан башлап социаль челтәрдә уздырыла торган проект. Гадәттә ул Әниләр көне уңаеннан, 1 ноябрь көнне башлана. Катнашучылар 21 көн дәвамында үз аккаунтларында көн саен билгеле бер тема буенча язма куеп бара. Проектның максаты – социаль челтәрләрдә туган телдә әниләр өчен файдалы контент булдыру. Узган марафоннарда язылган язмаларны ВКонтакте социаль челтәрендә #әниләрмарафоны хештегы аша кереп укырга мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus