Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге телефон мошенниклыгы очраклары арту турында искәртә

Татарстанда телефон аша алдау очраклары арту теркәлгән. Явыз ниятле мошенниклар республикада яшәүчеләргә шалтырата, үзен социаль фонд хезмәткәре дип таныштыра һәм пенсия алу өчен хезмәт стажы җитәрлек дәрәҗәдә түгел, дип белдерә. Бу хакта Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәгълүматларны раслау өчен билгесез кешеләр Россия Социаль фондының ТР буенча бүлегенә яки Күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язылырга куша, ә аннары SMS-хаттагы кодны атауны сорый. Фонд хезмәткәрләре мондый сөйләшүләрне шундук туктатырга куша, чөнки сүз мошенниклар турында бара», - дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.

Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге хезмәткәрләре телефон аша шәхси мәгълүматлар, банк карталары номерлары, SMS-хаттагы парольләр һәм кодларны сорамый. Сезгә мондый сораулар белән шалтыратсалар, уяу булыгыз. Бу хакта өлкән яшьтәге туганнарыгызга һәм танышларыгызга хәбәр итегез, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин ассызыклаганча, фондның барлык хезмәтләре клиент хезмәтләре, Күпфункцияле үзәк яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына күрсәтелә.

«Безнең хезмәткәрләр нинди дә булса түләүле хезмәт күрсәтүне тәкъдим итеп гражданнарның йортларына килеп йөрми, барлык хезмәтләр тулысынча бушлай күрсәтелә», - дип билгеләде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus