Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Айдар Сәлимгәрәев «Многоликая Россия» турында: Бәйге үсә, эчтәлеге ягыннан тулылана

Казанда «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Многоликая Россия» XV Бөтенроссия журналистлар бәйгесендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бәйгенең үсештә булуын ассызыклады.

«Ел гади генә булмады, чараларга, форумнарга бай ел. Бу чаралар арасында безнең бәйгенең югалып калмавы сөендерә. Без дусларыбызны каршы алабыз, бергә башкарган эшебезнең нәтиҗәсен бәйрәм итәбез. Бәйгене унбишенче тапкыр үткәрәбез. Бәйге үсә, эчтәлеге ягыннан тулылана бара. Милли республикаларның кызыксынуы, катнашуы безне сөендерә. Башка республикаларда, төбәкләрдә дә милләтара дуслыкка, татулыкка зур игътибар бирелә», – дип сөйләде ул.

Тантананы Татарстанның атказанган артистлары Гөлназ Сәфәрова һәм Ришат Әхмәдуллин алып барды. Тамашачы алдында Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, шулай ук «Сорнай» һәм «Мирас» ансамбльләре чыгыш ясады.

Гран-прины Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Самара» телерадиокомпаниясенә тапшырды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

«Телесюжетлар циклы» номинациясе:

  • I урын - «Грозный « телерадиокомпаниясе (Чечня Республикасы, Грозный);
  • II урын – «Мамадыш ТВ» телеканалы – (Татарстан Республикасы, Мамадыш);
  • III урын – «Ямал-регион» телерадиокомпаниясе (Ямал-Ненец автономия округы).

«Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)» номинациясе:

  • I урын – «Татарстан» телерадиокомпаниясе (Татарстан Республикасы, Казан);
  • II урын - «Удмуртия» телерадиокомпаниясе (Удмуртия республикасы, Ижау);
  • III урын – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе (Татарстан Республикасы, Казан).

«Радиотапшырулар (репортажлар) циклы» номинациясе:

  • I урын – «Болгар радиосы» (Татарстан Республикасы, Казан);
  • II урын – «Татарстан» телерадиокомпаниясе (Татарстан Республикасы, Казан);
  • III урын – «SPUTNIK» радиоканалы (Санкт-Петербург).

«Басма матбугатта мәкаләләр циклы» номинациясе:

  • I урын - «Севастополь многонациональный» журналы (Севастополь);
  • II урын - «Мәйдан «журналы (Татарстан Республикасы, Чаллы);
  • III урын - «Казан»-»Казань» журналы редакциясе (Татарстан Республикасы, Казан).

«Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы» номинациясе:

  • I урын - «Улус. медиа» челтәр басмасы (Саха (Якутия) Республикасы, Якутск);
  • II урын – «Комиинформ» мәгълүмат агентлыгы (Коми республикасы, Сыктывкар);
  • III урын - «Чита.Ру» челтәр басмасы (Забайкальск крае, Чита).

«Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр мәгърифәтчелек проектлары» номинациясе:

  • I урын – «Каzак FM» радиостанциясе (Краснодар крае, Краснодар);
  • II урын - «Сабантуй» журналы редакциясе (Татарстан Республикасы, Казан);
  • III урын – «Шахтинские известия» газетасы редакциясе (Ростов өлкәсе).

Шулай ук «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотобәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде. Җиңүчеләр арасында «Татар-информ» фотокорреспонденты Владимир Васильев бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus