Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Әниләр марафоны» оештыручылары: Марафонда катнашкан һәр кешенең язмасын тикшерәбез

7 декабрьдә 10:00 сәгатьтә «АМАКС Сафар-отель» конференц-залында «Беренче татар әниләре форумы» була. Аны «Сөембикә» журналы редакциясе оештыра. Чарага Россиянең төрле төбәкләреннән «Әниләр марафоны»нда катнашкан 200дән артык әни киләчәк.

«Нигезләмә буенча, «Әниләр марафоны»ның шартлары шундый: 21 көн эчендә биремнәргә җавап биреп, язмалар урнаштырып барырга кирәк. Ләкин марафон тәмам булып, өлгерә алмаган кешеләр өчен өч көн вакыт бирәбез. Язарга өлгермәгән темаларга кайтып, язарга мөмкинлек бирелә. Андый катнашучылар да булды. Аннан соң, «Беренче татар әниләре форумы»на чакырып, 300 финалистны диплом белән бүләклибез. Гадел булсын өчен, аларның һәрберсенең язмасын тикшереп, таблицаларда билгеләп барабыз», - диде «Сөембикә» журналының баш мөхәррире урынбасары Алсу Шакирова.

Ул үпкәләп калучылар булмасын дип, бу мәсьәләгә җаваплы карауларын әйтте. «300 финалист - барысы да җиңүче, барысына да бүләк тапшырачакбыз», - дип өстәде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

«Әниләр марафоны» проекты авторы, ике бала әнисе Динара Әхмәт һәр катнашучының һәр язмасын укып, карап, танышып баруларын билгеләп үтте. «Шәхсән аралашабыз, шәрехлибез, төнлә дә шул язмаларны укып утырабыз. Бер кереп китсәң, китап укыган кебек карап утырасың. Язмаларда кабатланулар да була, шуңа күрә барысы да дөрес, төгәл булсын өчен танышабыз, укыйбыз, фикер алышабыз. Техник яктан катнашучының көн саен язганын тикшерү эшендә ирем дә ярдәм итә. Чын күңелдән рәхмәт», - диде ул.

Проект авторы комментарий, лайк җыю таләбе куелмавын әйтте. «Бу конкурс түгел. «Әниләр марафоны»ның төп бурычы - социаль челтәрләрдә әниләргә татарча файдалы контент булдыру, видео, фото, текстлар һ.б. Раил абый Гатауллинның «Әдәби марафон» үрнәгендә, «Әниләр марафоны»нда да бары тик татар телендә, татар хәрефләре белән язылырга тиеш, дигән мөһим шарт бар. Быел андый кисәтүләр булмады, Аллаһка шөкер. Барысын да белеп эшлиләр», - дип искәртте Динара Әхмәт.

  • «Әниләр марафоны» язмалары ВКонтакте социаль челтәрендә #әниләрмарафоны, #әниләрмарафоны2024, #әниләрмарафоны_сөембикәжурналы хештеглары ярдәмендә җыелып барган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus