Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Татар әниләренең беренче форумы»нда тәрбия, психология темаларына фикер алышачаклар

7 декабрьдә 10:00 сәгатьтә «АМАКС Сафар-отель» конференц-залында «Беренче татар әниләре форумы» була. Форумда бала тәрбияләү, баланың сәламәтлеге, психология, хатын-кызның ресурста булуы кебек темаларга төрле спикерлар чыгыш ясаячак. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Теләктәшлек күрсәткәне өчен »Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйковка рәхмәт! 7 декабрьдә булачак «Әниләр марафоны» форумының программасы дүрт сәгать дәвам итәчәк, әниләр өчен без үз өлкәсендә профессионал булган спикерларны чакырабыз. Чәй эчү тәнәфесе дә каралган. Ахырдан без «Әниләр марафоны»ның барлык финалистларына дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырачакбыз. Иң зур бүләк - һәр финалистка «Сөембикә» журналына ярты елга язылу», - диде «Сөембикә» журналының баш мөхәррире урынбасары Алсу Шакирова.

«Әниләр марафоны» проекты авторы Динара Әхмәт 21 көн дәвамында әниләргә төрле темалар һәм биремнәр бирелүен әйтте.

«Бүгенге көндә 300дән артык катнашучы бар, язмаларны карап, танышып, укып барабыз. Төрле фикер бар: күңелеңдәге хисләрне, тормыштагы, гаилә эчендә генә саклана торган әйберләрне марафон кысаларында социаль челтәрләрдә ачык аккаунтларда бөтен кеше дә укырлык итеп язып бару - әниләрнең зур батырлыгы. Монда эзлекле рәвештә бер көнне дә калдырмыйча язып бару таләп ителә. Фикереңне халык игътибарына чыгарырга кирәк. Катнашу - бик күп вакыт, көч сорый торган эш. Катнашучы әниләргә рәхмәт!» – диде ул.

Ул елдан-ел марафонның географиясе киңәюен билгеләп үтте. «Иң актив төбәкләрне атап үтәргә була: Башкортстан, Төмән, Пермь крае, Омск, Киров, Түбән Новгород, Ханты-Мансийск һ.б. Бу безнең өчен зур горурлык. Читтә яшәүче әниләргә дә татарча аралашырга, дуслар табарга менә дигән форсат. Иң яшь катнашучыга – 28 яшь, иң өлкәненә - 90 яшь. «Татмедиа» җитәкчелегенә рәхмәт, бу идеяне хуплап, ярдәм итеп торалар», - диде Динара Әхмәт.

«Киләчәктә дә марафонны оештырырга насыйп булсын, бәлки, аның форматын үзгәртербез. Бу хакта уйларбыз. Чөнки үсәргә, үзгәрергә кирәк, ел саен кабатлану дөрес булмас. «Сөембикә» журналына рәхмәт, проект авторы мин булсам да, алар да бу эштә актив катнаша. Аңа кадәр әлеге марафон «Тәртип» радиосы кысаларында тормышка ашырылды. Беренче татарча әниләр марафоны форумын әзерләү - редакциябезнең зур эше, проекты», - диде проект авторы.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә «ВКонтакте» социаль челтәрендә 20 меңнән артык язма бар. «Аларны барысын да туплап, китап итеп чыгару теләге бар. Бу әниләр өчен файдалы, кирәкле, бай мәгълүматлы, бала тәрбияләүдә киңәшче ролен үтәгән китап булыр иде», - диде Динара Әхмәт, «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева сүзләренә кушылып.

  • Форумны «Сөембикә» журналы редакциясе оештыра. Чарага Россиянең төрле төбәкләреннән «Әниләр марафоны»нда катнашкан 200дән артык әни киләчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus