Татарстанда сәнәгать җитештерүендә эшләүче альпинист биеклектән егылып төшеп һәлак булган.
Фаҗига кичә иртән Яшел Үзән предприятиеләренең берсе территориясендә булган.
Төзелеш эшләре башкарган вакытта альпинист абынган һәм дүрт метр биеклектән егылып төшкән. 37 яшьлек ир-ат җитди җәрәхәтләнгән һәм вафат булган.
«Иминлек кагыйдәләрен үтәмәү һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Прокуратура тикшерү оештырды.