Истанбул акча алмаштыру сервисларында кичәге көннән башлап 50 һәм 100 доллар номиналлы иске үрнәктәге Америка валютасын кабул итүдән туктаганнар.
«Татар-информ» хәбәрчесе Казан банкларының берсендә сатып алынган 2006 елгы 100 долларны алмаштырмакчы булган. Гранд Базар һәм Эминёню районындагы берничә ноктада купюраны кабул итүдән баш тартканнар. Хезмәткәрләр хәбәр иткәнчә, иске банкноталарны алмаштыру кичәге көннән туктатылган.
Купюраны бары тик бер пунктта гына 3 процент дисконт белән алмаштырып булган.
Ваграк купюраларны алмаштыру белән проблемалар юк.