Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Инвалидлар декадасында Түбән Камада 200дән артык чара була

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне узачак. Декада җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына юнәлтүгә багышланган. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

«Эшлекле дүшәмбе»дә хәбәр ителгәнчә, бүген Түбән Камада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 16383 кеше яши, шуларның 1037 се – балалар. Инвалидлар декадасы кысаларында «батыр рухлы» кешеләр өчен киләсе атна дәвамында 220дән артык чара: түгәрәк өстәлләр, конкурслар, ярышлар, очрашулар уздырылачак. Бу максатларга муниципаль бюджеттан 4 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

1 декабрьдә «Шинник» спорт комплексында муниципалитет һәм хәйриячеләр ярдәме белән инклюзив чара – «Сәламәтлек көне» гаилә бәйрәме оештырыла (программада: концерт, спорт уеннары, хәйрия төшке ашы).

5 декабрьдә Мәшгульлек үзәгендә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак. 3 һәм 4 декабрьдә инвалид булган эшсез гражданнарга социаль адаптация һәм психологик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәреләчәк.

Шулай ук 5 декабрьдә сәгать 10да Халык иҗаты йортында гомумшәһәр фестивале һәм сәламәтлек ихтыяҗлары югары булган кешеләрнең «Йөрәктән йөрәккә» гамәли-сәнгать иҗаты күргәзмәсе узачак.

13 декабрьдә «Шинник» спорт комплексында «батыр рухлы» гражданнар өчен спорт чаралары оештырыла.

Түбән Камада һәм авыл җирлекләрендә балалар һәм өлкәннәр «Кайгырту», «Яхшылык территориясе», «Бергә җылырак», «Яхшылыкны башкаларга тапшыр», «Күз яшьләрсез дөнья», «Дус җилкәсе» һәм башка бик күп хәйрия акцияләрендә катнаша алачак.

Катлаулы авырулы инвалидларның, ялгыз инвалидларның, 1 төркем инвалидларның һәм инвалид балаларның өйләренә барып хезмәт күрсәтеләчәк.

Узган еллардагы кебек үк, чәчтарашханә һәм мунчалар «батыр рухлы» кешеләргә ташламалы бәяләрдән хезмәт күрсәтәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus