Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Новоульяновскида татар бәйрәме» дигән язмасы чыкты.
Новоульяновск шәһәренең «Мир» мәдәният үзәгендә җирле татар автономиясе тырышлыгы белән оештырылган Татар теле һәм мәдәнияте көне узды.
Бәйрәм кунаклары иң әүвәл мәдәният үзәге фойесында тезелеп киткән милли күргәзмәләр белән таныштылар. Уңган хуҗабикә Алсу ханым әзерләгән татар халык ашлары күргәзмәсе һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Халкыбызның милли ризыкларыннан - өчпочмак, гөбәдия, кыстыбыйдан сыгылып торган өстәл яныннан кеше бер дә өзелмәде. Бер ишесе камыр ризыкларын күчтәнәчкә сатып алса, икенчеләре тәм-томнарны авыз итеп карадылар.
Мәдәният үзәге карамагындагы китапханәдә Бөек Ватан сугышына һәм СВОга - махсус хәрби операциягә багышланган кечкенә генә, әмма бик тә бай эчтәлекле музей эшләп килә.
Китапханә мөдире Валентина Ачкасова «түгәрәк өстәл»дә катнашучы кунакларны төбәгебездәге иң яшь шәһәр тормышы һәм аның тарихы белән таныштырып үтте. Новоульяновскига бары тик 1967 елда гына шәһәр статусы бирелә. 12-13 гасырларда әлеге җирләрдә Бөек Болгар дәүләте шәһәрлекләре урнашкан була. Күптән түгел археологлар казу эшләре барышында 10-13 гасырга караган борынгы мөселман зиратына тап булганнар. Бу шәһәрлекләр тирәли Арбуга таулары җәелеп киткән, янәшәдә генә Бөек Идел сәүдә юлына керүче Арбуга елгасы аккан. Алтын Урда чорында бу җирлектә Арбухим дип аталган шәһәр булуы мәгълүм.
Кунакчыл китапханәче «түгәрәк өстәл» утырышында катнашучыларны Арбуга тавыннан җыйган шифалы үләннәрдән әзерләнгән хуш исле чәй белән сыйлады.
Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Смирнова белдерүенчә, хәзерге вакытта Новоульяновскида 1686 татар гомер кичерә. Бу - барча халыкның 12 проценты дигән сүз.
«Бездә барлык милләт һәм дин вәкилләре дә дус-тату, аңлашып, шатлыкта да, кайгыда да бер-берсенә таянып яши», - диде хакимият вәкиле.
Җирле автономия рәисе Кәримә Алиуллина Новоульяновск татарларының милли-мәдәни тормышы белән таныштырды. Шәһәрнең 1 нче урта мәктәбендә белем алучы татар балалары ана телен түгәрәккә йөреп өйрәнәләр, дәресләрне Кәримә ханым үзе алып бара. Мәдәният үзәге канаты астында «Тамчы» балалар клубы уңышлы гына эшләп килә. Анда йөрүче малайлар һәм кызлар төрле фестивальләрдә иҗади осталыкларын күрсәтеп, призлы урыннар, дипломнар алалар.
Кәримә Хәмзә кызы шәһәр татарларын борчыган проблемалар турында да уртага салып сөйләде. Биредә менә дистә елга якын инде Сабантуй бәйрәме бер генә тапкыр да үткәрелгәне юк икән. Татар теле һәм мәдәнияте көнен дә соңгы тапкыр биш ел элек зурлап уздырган булганнар.
«Зур финанс чыгымнар таләп иткән мондый чараларны автономия активистлары үз көчләре белән генә үткәрә алмый», - диде җирле мохтарият рәисе.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин шәһәр хакимияте вәкилләреннән Сабантуй бәйрәме үткәрүне яңартып җибәрүдә ярдәм күрсәтүләрен сорады.
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина «Тамчы» түгәрәгенә йөрүче балаларны милли костюмнар белән тәэмин итү мәсьәләсен кабыргасы белән куйды.
«Новоульяновск татарларын йокыдан уятасы, биредә милли тормышны җанландырып җибәрәсе иде. Шуңа күрә киләсе елда да биредә Татар теле һәм мәдәнияте көне үткәрергә ниятлибез», - диде Рамилә ханым.
Әлеге фикерне «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова да куәтләде.
«Әгәр халык белән даими рәвештә актив эш алып барылмаса, алар сүлпәнәя, йокыга тала. Нәтиҗәдә, газетага язылучылар, редакциягә хәбәрләр юллаучылар, милли чараларга йөрүчеләр саны кими», - диде ул, тирән борчылуын белдереп.
Шәһәр администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Смирнованың, хәзер интернет заманасы, кешеләр газета укымый, дигән җавабы гына журналистларны бик нык гаҗәпләндерде. Җирле хакимият органнарында шундый тар фикерле, халыкка дөрес, җентекләп тикшерелгән мәгълүмат җиткерүдә басма матбугатның, аерым алганда, дәүләт газеталарының ролен аңлап бетермәүче җитәкчеләр дә бар икән, җәмәгать...
Новоульяновск шәһәре мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Ялюков татар автономиясе җитәкчеләреннән мәчеттә ана теле түгәрәге булдыруда, мәктәптә Ислам мәдәнияте нигезләрен укытуны җайга салуда ярдәм сорады.
Татар теле һәм мәдәнияте көнендә катнашучыларны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Смирнова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, җирле мохтарият рәисе Кәримә Алиуллина һәм имам-хатыйб Илгиз хәзрәт Ялюков сәламләде. Милли эшләрдә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм чарасы Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары тарафыннан әзерлгәнгән концерт программасы белән тәмамланды.