Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан делегациясе хәрбиләргә алты «УАЗ»автомобилен тапшырды

Татарстан делегациясе махсус хәрби операциядәге Россия хәрбиләренә чираттагы шефлык ярдәмен тапшырды.

Татарстан вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге делегация «Төньяк» группировкасы командованиесенә 6 «УАЗ» автомобиле, 2 мотоцикл, махсус техника, дроннар һәм квадрокоптерлар, медикамент, генератор, азык-төлек продуктлары һәм башкаларны тапшырды.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Равил Әхмәтшин фикердәшләр төркемен җыйды, алар йөкне формалаштырырга ярдәм итә һәм аны хәрбиләргә шәхсән илтеп тапшыра.

«Безнең «Төньяк» группировкасы командованиесе белән яхшы дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Шулай итеп, безнең хәрбиләрнең, шул исәптән Татарстан Республикасыннан булганнарның да кулын кысу, алар белән татар халкының татлы ризыклары белән чәй эчеп аралашырга мөмкинлегебез бар. Алар мохтаҗ булган әйберләрне алып киләбез», - ди Равил Әхмәтшин.

Ул шулай ук хәрбиләргә Казан балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәрен һәм хатларын тапшырды.

Йөкне Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Руслан Гаджиев, меценатлар Рөстәм Гатауллин һәм Рафаэль Фәизов җыйды һәм илтеп тапшырды.

Хәрбиләр белән делегация составында Россия Фәннәр академигы, Киров исемендәге Хәрби медицина академиясе җитәкчесе, медицина хезмәте генерал-лейтенанты Евгений Крюков һәм Россия Саклану министрлыгының Ресурслар белән тәэмин итү департаменты җитәкчесе генерал-лейтенант Алексей Лемякин да очрашты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus