Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйнәб Фәрхетдинова: Үзем исән вакытта булдыра алганча тере тавышыма җырлаячакмын

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова Мәскәү Дәүләт Кремль сараенда узачак зур юбилей концертына әзерләнә. Ул тамашачыга карата үзенең мөнәсәбәте турында сөйләде, концертларында бары тик үз тавышына җырлавын әйтте.

«Тамашачының нинди, ничә яшьтә булуына кармастан, мин аны яратып кабул итәм. Аларга булган мәхәббәтем сүнми. Күңелдән башкарылган һәр җырымны һәрберсенә җиткерәсем килә. Социаль челтәрләрдәге статистика буенча мине 25-50 яшьлекләр күп карый. Тамашачы төрле. Тамашачым өчен үзем исән вакытта булдыра алганча тере тавышыма җырлаячакмын», - дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Ул концертта яңа дуэтлар булачагын әйткән иде. Аларның берсе Татарстанның атказанган артисты, композитор Марат Галимов белән.

«Мин күптән түгел Омск шәһәрендә булдым, татарлар белән очраштык. Зәйнәб Фәрхетдинованың концерты була, без анда гаилә, дуслар белән барабыз, дип әйттеләр. Башка төбәкләрдән дә тамашачы килә дигән сүз. Зәйнәб апа белән эшләү бик рәхәт, күңелле. Композиторлыкка килгәндә, минем җырларымны беренче башкарган кеше – Зәйнәб апа. «Ике бөртек» җыры белән иҗатыбыз башланды. Минем композиторлык әсәрләремә ышануы җырлавы минем өчен зур дәрәҗә», - дип сөйләде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus