Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Җыр һәм бию ансамбле ремонттан соң бинага күченде: Монда яхшырак яши башладык

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында төп ремонт эшләре төгәлләнгән. Кичә журналистларга бина буйлап экскурсия үткәрделәр һәм коллективның «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» беренче татар этно-мюзиклын яңадан торгызулары турында сөйләделәр. Ремонтның нәтиҗәләре турында журналистларга ансамбльнең директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков әйтте.

«Республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – Арианов-Тельпугов йортын яңарту төбәк бюджетына 146,8 млн сумга төште. Татарстан Хөкүмәтенә ярдәм иткәне һәм журналистларга безне ишеткәннәре өчен рәхмәт. Хәзерге вакытта төп ремонт эшләре тәмам: яңа түбә куйдылар, ут, җылылык, су системасы, эчке бизәлеш, бинаның тышкы фасады яңартылды. Җиһазлар куйдылар. Янгын сигнализациясе, кондиционерлар җайга салына, вентиляцияне тикшерәбез», - диде ул.

Шулай ук, тышкы яктан бинаның ишегалды ремонтланган: анда өске бетон катламын алып, ком салып, брусчатка җәйгәннәр. «Ишегалды территориясендә койма, видеокүзәтү урнаштырдылар. Вак-төяк эш калды әле. Бинаны кабул итү вакыты әлегә билгеле түгел. Барысы да бу эшне ахырына кадәр башкарырга тиешле подрядчыларга бәйле. Вак-төяк эшләрне дә алар башкарырга тиеш. Иң мөһиме – хәзер ансамбльгә йөрүче балаларга, искергән түшәмнең бер өлеше җимерелер дип курыкмыйча, киенергә урын бар. Бинаның мәйданчыгы җитәрлек», - ди Юрий Жуков.

«Әйе, зуррак та зал да теләр идек, әмма шуңа да карамастан, безнең бу бинабыз бар. Хор һәм оркестр өчен аерым бүлмәләр эшләнде. Ремонт нәтиҗәсендә кечкенә, ләкин бик файдалы бүлмәләр булдырылды. Мәсәлән, тавыш яздыру студиясе. Без стеналарны тышладык, җиһазлар урнаштырдык. Оркестр һәм хор тавышын биредә, солистларны шушында яздырабыз. Без монда уңайлы шартларда яхшырак яши башладык», - дип аңлатты ансамбльнең директоры.

Ремонт-реставрация эшләре ел ярым дәвам иткән һәм ул әле тәмамланып җитмәгән. «Без бу бинадан 2023 елның язында күчендек. Вакытлыча «Әкият» театрындагы балалар үзәгендә (беренче катта), шулай ук Спартак урамындагы «Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбле үзәгендә эшләдек һәм ярты ел элек киредән үзебезнең бинага кайттык. «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» беренче татар этно-мюзиклы премьерасына әзерләнәбез», - диде Юрий Жуков.

«Репетиция залы өчен өстәмә мәйдан булдырылды: элек репетиция залы 100 квадрат метр мәйданны тәшкил итсә, хәзер ул 150 квадрат метр. Элек анда тегү цехы урнашкан иде, цех хәзер иң аскы катта. Диварны җимерделәр, шуның хисапка репетиция залы да зурайды. Без хәзер үз йортыбызда. Ансамбль 1937 елдан нәкъ менә шушы бинада урнаша», - дип аңлаткан иде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.

  • Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасының проблемалары темасы турында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин чыгышына таянып «Интертат» электрон газетасы язган иде.

    Мәдәни мирас объекты буенча белешмә. Объект 3 катлы бинаны тәшкил итә. Гомуми мәйданы – 1279,8 квадрат метр. XIX гасырның өчтән беренче өлешендә салынган булырга мөмкин. Бина Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең репетицияләре һәм административ-хуҗалык эшчәнлеге өчен тәгаенләнгән. Бинага соңгы тапкыр 1996-1999 елларда ремонт ясалган. 2019 елгы экспертиза нәтиҗәләре буенча, подвал һәм түбә авария хәлендә иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus