Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ирада Әюпова: Бездә цензура юк, ләкин бездә җаваплылык бар

Мәдәният учреждениеләренең шау-шулы гаризалардан практик эшкә китүе бик мөһим. Дәүләт бик күп нәрсәне финанслый, һәм спектакльгә килгән баланың аннан бераз күбрәк патриот булып китүе бик мөһим. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Иҗтимагый палатасында узган «Традицион кыйммәтләрне саклау: тәҗрибә, яңа практикалар, мәсьәләләр» түгәрәк өстәлендә чыгыш ясаганда белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Мин бүген еш кына трансляцияләнә торган бозып аңлатылган «патриот» сүзен яратмыйм. Бала үз тарихын, аны бу җир белән нәрсә бәйләвен белергә тиеш — бу аңлы патриотизм», - диде Әюпова журналистларга.

Татарстан мәдәният министры бу сәясәт дәүләт нарративы гына булып калса, гамәлгә ашмаячак дип белдерде. Дәүләтнең һәм бергәлекнең нәтиҗәле аралашуы, республиканың һәм илнең һәр кешесе белән кире элемтә кирәк.

Әюпова шулай ук рухи-әхлакый кыйммәтләрне ничек дөрес трансляцияләргә кирәклеген үзе ничек аңлавы белән уртаклашты. Аның фикеренчә, фәнни яктан аңлап җиткерү мөһим. Һәр традиция артында бик зур кыйммәткә ия модель һәм бик тирән мәгънәләр, бик киң нарратив тора, аны җәмәгатьчелеккә җиткерү мөһим.

«Конституциядә безнең цензура юк дип төгәл язылган. Әмма бездә җаваплылык бар. Монда чикләүләрне һәм ирекне тотып тору балансы бик мөһим. Без төзи торган модель — ул институцияләрнең һәм дәүләт учреждениеләренең трансляцияләгән һәм пропагандалаган өчен җаваплылыгын арттыру моделе», – дип аңлатты Ирада Әюпова «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә.

«Үз амбицияләребезне гамәлгә ашыру бездәге кешелеклелектән югарырак булганда - бу дөрес түгел», - дип белдерде ТР мәдәният министры. Бу «йомшак көч» позициясе — дәүләт рухи-әхлакый кыйммәтләрне трансляцияли торган контентны субсидияли, кешеләргә нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнлеген белдерә.

Әюпова шулай ук билгеләп үткәнчә, якынча 40 ел элек дәүләт идеология рупоры статусыннан читләшә һәм теләсә кайсы дәүләт нигезендә үз идеологиясе, үз кыйммәтләр системасы ятарга тиешлеген танымый башлый.

«Ике ел элек Россия Федерациясе Президентының «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы 809нчы карары имзаланды. Шул вакыттан башлап без рәсми рәвештә теләсә кайсы дәүләтнең нигезендә идеология булырга тиешлеген таныдык», - дип йомгаклады ТР мәдәният министры.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus