Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Минск Җәмигъ мәчете 425 еллык юбилеен билгеләп үтә

Быел Беларусь республикасында ислам диненең төп үзәге — Минск Җәмигъ мәчете 425 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан Беларусь башкаласында тантаналы чаралар уза, аларда Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары доктор Дамир Мөхетдинов катнаша. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Минскида мәчет салу өчен җир сатып алу турындагы иң борынгы документ 1598-1599 елларга карый. Шул ук елларда хәзерге Беларусь башкаласында Җәмигъ мәчете төзелә. Беларусь Республикасында мөселман берләшмәсе мөфтие урынбасары Максат Овезов моны раслаучы документларны архивларда тапкан.

Минск Җәмигъ мәчетенең агач бинасы шәһәрнең хәзерге тарихи үзәгендә урнашкан. Агач корылма 1890 елларга кадәр тора, аннары яңа таш мәчет итеп үзгәртеп кору турында карар кабул ителә. Документлар буенча, Җәмигъ мәчете таштан Минск мөселманнары акчасына төзелә һәм 1902 елда тантаналы рәвештә ачыла.

Соңыннан аны Европаның беренче таш мәчете дип атыйлар. Мөселман гыйбадәтханәсе Хрущев чорына кадәр шундый хәлдә булган. Башта мәчет яңадан төзелә, ә 1968 елда аның иске корылмаларын сүтәләр. XX гасыр башы бинасы урынында хәзер «Юбилейная» кунакханәсе янында фонтан урнашкан.

2004 елда яңа Җәмигъ мәчетенә беренче таш салына. Бина озак еллар чит илдәге ислам динен тотучыларның финанс ярдәме белән төзелә. Минскиның яңадан торгызылган Җәмигъ мәчете 2016 елда тантаналы рәвештә ачылды. Бүген мәчет Беларусьның Ислам рухияте һәм ислам фикере үзәге булып тора.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus