Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россиядә ана капиталы күләмен квартал саен индексацияләргә тәкъдим иттеләр

Россия Хөкүмәтенә, бәяләмә бирү өчен, ана капиталы күләмен квартал саен индексацияләргә тәкъдим итә торган закон проектын тапшырдылар. «Баласы булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүдә өстәмә чаралар турында»гы законга төзәтмәләр кертергә телиләр. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Закон проекты инициаторлары ачыклык керткәнчә, хәзерге вакытта ана капиталы күләме елына бер тапкыр индексацияләнә, шуңа күрә дәүләт күчерергә тиешле сумма товар һәм хезмәтләргә куллану бәяләре үсү темпларына җавап бирми, ягъни үзенең сатып алу сәләтен югалта. Ана капиталының «бәясе төшү» елның өченче һәм дүртенче кварталларында аеруча нык сизелә, ди документны әзерләүчеләр.

Авторлар шулай ук соңгы вакытта Россиядә күчемсез милек бәясе генә түгел, ипотека һ.б. займнар буенча ставкалар да артуын билгеләп үтте. Үз чиратында, ана капиталының максаты – гаиләләргә ярдәм күрсәтү һәм туучылар санын стимуллаштыру, әмма бәяләр арту сәбәпле, әлеге төр ярдәмнең нәтиҗәлелеге югала, дип искәртә алар.

Шуңа бәйле рәвештә, инициаторлар ана капиталы күләмен квартал саен арттырырга тәкъдим итте. Мондый чара товар һәм хезмәтләргә бәяләр артуны үз вакытында исәпкә алырга, шулай ук ана капиталының сатып алу сәләтен ел дәвамында сакларга ярдәм итәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus