Самараның «Бердәмлек» газетасында Кәүсәр Шәйхетдинованың «Кәмит Җәвит» капка төбендә» дигән язмасы чыкты.
Гали авылында ярты ел элек барлыкка килгән «Ялкын» иҗат төркеме «Татарстан – Яңа гасыр» каналындагы «Кәмит Җәвит» телевизион тапшыруында катнашты. Бу очрашу уйламаган-көтмәгән җирдән килеп чыккан.
11 октябрьдә Гали авылы Мәдәният йортында Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның концерты булып узган иде. Җәвит Шакиров, Мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Насыйрова белән сөйләшеп, галилеләрне «Кәмит Җәвит» тапшыруына чакырган. Алсу әле күптән түгел генә Мәдәният йорты җитәкче булып эшли башлаган иде. Карасаң, инде бер ел гомер үткән дә киткән, тәҗрибә дә тупланган. Ә шулай да бераз югалып калды, тәкъдимне зур һәм җаваплы эш итеп кабул итте.
Ләкин гел ярдәмгә килергә әзер торган дуслары белән киңәшкәч, бераз тынычланды һәм бик тә җитди әзерлек башлады. Саимә апа Морзаханова, Нәсимә Кәлимуллина кызык такмакларны, мәзәк хәлләрне исләренә төшерделәр. «Ялкын» төркемендәге кызлар һәм авыл яшьләре һәр көн репетициягә җыелдылар. Шулай итеп, программа кыска вакыт эчендә әзер булды.
Казан ерак, ә юлы чыгымлы. Монда инде, һәрвакыттагыча, авыл эшмәкәрләре булышты. Бар да әзер кебек инде, тик барыбер дулкынланасың белмәгән эшкә барганда. Авыл сәхнәсендә чыгыш ясау гына түгел бит! «ТНВ» каналы аша бөтен дөньяга чыгасың! Әлбәттә, галилеләр өчен бу бик зур сынау иде.
17 октябрьдә таң белән Казанга таба кузгалдылар. Тапшыруны яздыру кичке якта гына булуга карамастан, әле барып урнашырга, каушауны басып, программаны кат-кат кабатлап алырга кирәк иде.
Җәвит абыйлары белән аралашу бик җиңел килеп чыккан, шуңа күрә дулкынланулары да бераз басыла төшкән һәм программа уңышлы гына барып чыккан, дип тынычландырып җибәргәннәр телевидение хезмәткәрләре. Ә шулай да караңгы юлда кайтканда беркемне дә йокымсырау алмады: экраннан караганда ничегрәк булыр икән, андый-мондый чөшле килеп чыкмасмы, дип борчылулар озын юлны бераз кыскартты. Тапшыруны карагач, авылдашларыннан, ерак һәм якын дусларыннан соклану һәм рәхмәт сүзләре ишеткәч, күңелләренә рәхәтлек хисе кереп оялады.
Менә алар, «Кәмит Җәвит» тапшыруы геройлары – Мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Насыйрова, сәнгать җитәкчесе Гөлнур Галимова, башлап җырлаучы Эльмира Хәбибуллина, элек Мәдәният йортында эшләгән моңлыбикә Алия Әхмитова, сәнгать сөючеләр Гөлнара Низамова, Камилә Шәйхетдинова, татар биюләрен өйрәнүче 8нче сыйныф укучысы Руфинә Исхакова һәм Мәдәният йорты җитәкчесенең киңәшчесе Раил Галимуллин. Алдагы көннәрдә дә бу иҗат төркеменә уңышлар юлдаш булсын. Авылдашларын гел шулай яңа программалар белән сөендереп торсыннар, дигән теләктә калабыз.
Шулай ук инде профессиональ җырчы булып киткән авылдашыбыз Ислам Кәлимулинның әнисе Нәсимә ханымны да билгеләп үтәсем килә. Ул һәрвакыт безнең башлангычларны хуплап, ярдәм кулы сузып торучы хөрмәтле ханым.
Барлык катнашучыларга һәм ярдәмчеләргә рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз. Галилеләр гел шулай бердәм булса, бөтен эшләре дә уң булыр, Аллаһы кушса.