Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чирмешәннең Ивашкино авылында яшәүче күп балалы ханыма «Ана даны» медале тапшырачаклар

Чирмешәннең Ивашкино авылында яшәүче Нина Андреева Татарстан Рәисе карары белән «Ана даны - Материнская слава» медале белән бүләкләнә. Ул аңа балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен бирелә. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Үзләре дә зур гаиләдә үскән Нина һәм Олег Андреевлар биш бала: дүрт кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Нина – сигез, Олег биш балалы гаиләдән.

Кайчандыр бала тавышыннан гөрләп торган Андреевлар йортында бүген инде ике бала гына: кечкенә кызлары Раиса (аңа 14 яшь) һәм иң бәләкәйләре Александр, ул 5нче сыйныфта укый. Олы кызлары Ангелина, Ольга, Инна – читтә яшиләр. Алар өчесе дә укытучы. Ангелинаның үз гаиләсе бар, Чаллы шәһәрендәге бер мәктәптә физика фәненнән белем бирә. Ольга һәм Инна Түбән Кама шәһәре балаларында спортка мәхәббәт тәрбиялиләр. Гаилә башлыгы Олег Петрович – нефтьче, ә Нина Ивановна Яңа Чишмә сөт заводында эшли.

Зур, тату гаилә бәйрәмнәрдә дә, эштә дә бергә. Спорт яратучы бу якташларыбызны бөрле бәйгеләрдә дә еш очратырга мөмкин.

- Балык тотарга, җиләк җыярга, гөмбәгә йөрергә яратабыз, - диде Нина Ивановна. – Хуҗалыктагы күмәк эшләрне тәмамлагач, табигать кочагында ял итәбез. Шәһәргә барсак та, бергәләп күңел ачу җаен табабыз.

Андреевлар үз хуҗалыкларында ике сыер тоталар, үгезләр симертәләр, дуңгызлары, куяннары да бар. Балалары да шулай хезмәт белән тәрбияләнә, тырышып укыйлар, мәктәп тормышында да активлар. Әниләре кызларын бар эшкә дә өйрәтеп үстергән, үзе кебек алар да чигәргә, бәйләргә яраталар. Ә Александр - әтисенең төп ярдәмчесе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus