Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Эльмира Шәрифуллина: «Балаларга музыка» фестивале яшь буынны тәрбияләүдә зур эш башкара

Шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллина «Балаларга музыка» вокал һәм хор музыкасы төбәк фестивалендә яшь буынны тәрбияләүдә зур эш башкарылуын әйтте.

«Искиткеч кичә булды бу. Киләчәк буынны тәрбияләүдә гаҗәп дәрәҗәдә зур эш башкарылган. Рәхәт күңел кичереше кичердек. Барыгызга да рәхмәт! Соклануыбызның чиге юк. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез. Никадәр күләмле, тирән эчтәлекле эш эшләгәнсез. Рәхмәт!» – диде ул «Балаларга музыка» вокал һәм хор музыкасы төбәк фестивале гала-концертында.

Татарстан Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсенең методика бүлеге башлыгы Резеда Мөбәрәкова »Алдынгылар хәрәкәте»нең үз алдына мәдәният һәм сәнгатьне үстерү максатын куюны әйтте.

«Без иҗади инициативаларга, сәләтле балаларга теләктәшлек белдерергә, аларны үстерергә, үз юлларын табарга, хыялларын тормышка ашырырга тырышабыз. Фестиваль кысаларында шулкадәр искитмәле җырлар туды! Аның дәвамы булыр дип өметләнәм. Илебезнең, республикабызның музыка өлкәсендә яңа йолдызлар кабыныр дип уйлыйм», - дигән теләкләрен теләде ул.

Идел буенда яшәп иҗат иткән заманча композиторларның «Балаларга музыка» вокал һәм хор музыкасы төбәк фестивале гала-концерты «Балаларга музыка» «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә булды.

«Балаларга музыка» фестивале өчен татар, рус, чуваш, мордва, удмурт, мари телләрендә иҗат ителгән 50дән артык яңа әсәрләр яңгырады. Алар ике нота басмасы: «Балалар музыка мәктәпләре өчен хор әсәрләре» һәм «Балалар музыка мәктәпләре өчен вокал әсәрләр» җыентыгында урын алган. Фестивальне оештыруда Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзалары Гөлнара Тимербулатова һәм Елена Анисимова җаваплы.

Фестиваль Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Мордовия композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән балалар-яшүсмерләр академик вокал һәм хор музыкасын үстерүгә һәм популярлаштыруга, балалар музыка мәктәпләренең педагогик репертуарын киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Фестиваль «Балаларга музыка – Заманча композиторның иҗат остаханәсе» коллективы тарафыннан үткәрелә. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәте һәм «САФ» балалар үсешенә ярдәм итү үзәге ярдәме белән оештырылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus