Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Рәисе Болгар ислам академиясе ректорын «Дуслык» ордены белән бүләкләде

Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов «Дуслык» орденына лаек булды. Бу хакта Болгар ислам академиясе матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүләкләү тантанасы 23 ноябрьдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев.

Мактаулы бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды, ул Фәрхәт Хөснетдиновның республика үсешенә керткән зур өлешен, аның күпьеллык нәтиҗәле эшен һәм актив иҗтимагый эшчәнлеген билгеләп үтте.

«Дуслык» ордены гражданнарга Татарстанның халыкара абруен, дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы аерым казанышлары, икътисади, сәүдә, социаль, мәдәни багланышларны һәм сәнәгать потенциалын, нәтиҗәле инвестицион, хәйрия һәм иҗтимагый эшчәнлекне үстерүгә керткән зур өлеше өчен бирелә.

Искәртик, 18 ноябрьдә Фәрхәт Хөснетдиновка 60 яшь тулды. Юбилейга Болгар ислам академиясе каналында видеоролик чыкты. «Фәрхәт Хөснетдинов ике ел җитәкчелек итүендә академия үсешенә дә ярдәм итте, уникаль атмосфера тудырды, анда һәркем үзен бердәм команданың бер өлеше итеп хис итә. Аның күпкырлы белеме һәм тәҗрибәсе студентлар һәм укытучылар өчен ышанычлы юнәлеш булып хезмәт итә, ә тыңлый һәм ярдәм итә белүе барысы өчен дә чын бүләк булды», — дип яздылар видео астында.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus