Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда ярдәмгә мохтаҗларны озак вакыт карап тәрбияләүче белгечләр әзерләячәкләр

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге, Россия ислам институты һәм «Ярдәм» хәйрия фонды ярдәмгә мохтаҗ мөселманнарны озак вакыт карап тәрбияләү буенча белгечләр әзерләүдә хезмәттәшлек итү турындагы килешү имзаладылар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев яза.

«Мин җитәкче вазифасына сайланганда, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары инвалидлары җәмгыятендәге кешеләрнең күпчелегенә 70-80 яшьтән узган иде. Йөри алмый торган кешеләр аз булмады, урын өстендәге кешеләр саны артканнан-арта барды. Минем дустым социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итте, һәм могҗиза белән генә аңа караучы тапканнар. Чынлыкта, алар районга бер-ике кеше генә», - дип сөйләде проблеманың актуальлеге турында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары инвалидлар җәмгыяте рәисе Марат Кадыйров.

Әзерлекне декабрь уртасында ресурс үзәге белгечләрен җәлеп итеп Россия ислам институты базасында башлау планлаштырыла. Программа һәм уку сроклары аныкланачак. Сынау уку төркеменә якынча 20 кеше җыячаклар.

Фикер алышу вакытында Татарстан Рәисе Администрациясенең Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Аскар Гатин билгеләп үткәнчә, эксперимент Казанда һәм башкала тирәсендә генә гамәлдә булачак. Инвалидлык буенча тәрбиягә мохтаҗ махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләсе республика масштабындагы аерым киңәшмәдә каралырга мөмкин.

«Нигә мин моны тәкъдим итәмме? Киләсе елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең зур съезды планлаштырыла. Мөфтине сайлау мәсьәләсеннән тыш, башка бик күп мәсьәләләр хәл ителәчәк. Башкалар арасында проектны гамәлгә ашыру мәсьәләсен дә күтәрергә була», - диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus