Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда махсус сакланыла торган табигать территорияләрен контрольдә тоту катгыйлана

Татарстанда махсус сакланыла торган табигать территорияләренең (МСТТ) торышын контрольдә тотуны катгыйландыралар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының бу карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин имза куйган.

Хәзер махсус саклана торган табигать территорияләрен саклауга һәм файдалануга карата мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторы булып өстәмә рәвештә төбәк әһәмияттәге МСТТ яисә төбәк әһәмиятендәге МСТТ саклау зонасының пычрануы турында мәгълүмат керүе саналачак.

Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетында контрольдә тотучы затларның хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында дөрес булмаган мәгълүмат тапшырулары турында белешмәләр алуы да куркыныч индикаторларга кертелгән.

Документта билгеләп үтелгәнчә, бу мәгълүматлар гражданнарның, юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мөрәҗәгатьләрендә һәм гаризаларында, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары мәгълүматларында, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләрендә булырга мөмкин.

Элек мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторы булып алдагы өч ел дәвамында МСТТ яисә аның саклау зонасы чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрендә сирәк һәм юкка чыгу куркынычы янаган үсемлекләр төрләренең санының якынча 20 проценттан артыгы кимүе генә саналган.

Үзгәрешләр махсус сакланыла торган табигать территорияләрен саклау һәм алардан файдалану өлкәсендә төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге) турында 2021 елның сентябрендә расланган нигезләмәгә кертелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus