Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Эльмир Низамов балалар өчен музыка иҗат итү турында: Ул җиңел һәм кызыклы булырга тиеш

Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил һәм Дамир Сираҗиев премияләре лауреаты Эльмир Низамов балалар өчен музыка иҗат итүнең үзенчәлекләре турында сөйләде. Бу хакта ул «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Идел буенда яшәп иҗат иткән заманча композиторларның «Балаларга музыка» вокал һәм хор музыкасы төбәк фестивале гала-концертында әйтте.

«Кемдер: «Балалар өчен дә язарга кирәк», - дип әйткән. Балалар өчен музыка язу җиңел түгел, чөнки ул алар өчен кызыклы да, җиңел дә булырга тиеш. Минемчә, композиторларыбызның иҗатында балаларга да урын булуы – зур эш. Балалар ул – киләчәк тамашачыбыз. Музыкага мәхәббәт, шулай ук, балачактан туа. Шуңа күрә без үзебез язган музыканы балаларга таныштырмасак, кем таныштырыр? Кем музыкаль мәхәббәтне уятыр?» – диде ул.

Эльмир Низамов фикеренчә, һәр композиторның миссиясе бар. Ул әлеге фестивальнең үткәрелүенә шат булуын әйтте.

«Бердәмлектә – көч. Композиторлар Татарстанда гына түгел, төрле төбәкләрдә дә бар, алар иҗат итә. Шундый фестиваль аша без бер-беребезне күрәбез, әсәрләрне ишетәбез, танышабыз, үзебез белән таныштырабыз. Аралашу һәм элемтәләрнең барлыкка килүенә сөендем. Һәр композиторның үз юлы. Ләкин без башка милләт композиторларының да балалар өчен ничек иҗат итүен белдек. Кызыклы бер лаборатория булды», - диде ул.

Кичәдә Эльмир Низамовның Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Ай һәм кояш» дигән җыры яңгырады.

«Җырны берничә ел элек махсус Габдулла Тукайның юбилеена дип язган идем. Җырның яши башлавына шатмын. Ул бит әле җыентыкта да басылып чыкты. Хор коллективлары, музыка һәм сәнгать балалар мәктәпләренә таралып, безнең иҗатыбыз белән нәни тамашачыларыбыз да танышыр дип уйлыйм», - диде композитор.

«Балаларга музыка» фестивале өчен татар, рус, чуваш, мордва, удмурт, мари телләрендә иҗат ителгән 50дән артык яңа әсәрләр яңгырады. Алар ике нота басмасы: «Балалар музыка мәктәпләре өчен хор әсәрләре» һәм «Балалар музыка мәктәпләре өчен вокал әсәрләр» җыентыгында урын алган. Фестивальне оештыруда Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзалары Гөлнара Тимербулатова һәм Елена Анисимова җаваплы.

Фестиваль Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Мордовия композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән балалар-яшүсмерләр академик вокал һәм хор музыкасын үстерүгә һәм популярлаштыруга, балалар музыка мәктәпләренең педагогик репертуарын киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Фестиваль «Балаларга музыка – Заманча композиторның иҗат остаханәсе» коллективы тарафыннан үткәрелә. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәте һәм «САФ» балалар үсешенә ярдәм итү үзәге ярдәме белән оештырылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus