Теләчедә «Киләчәк» яшьләр үзәгендә район сәнгать мәктәбенең 30 еллыгы уңаеннан зур концерт – тантана булды. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.
Педогогик коллективны, мәктәпкә йөрүчеләрне һәм аларның әти-әниләрен әлеге истәлекле дата белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов тәбрикләде. Алар үзләренең чыгышларында район сәнгать мәктәбе турында җылы, якты фикерләрен җиткерделәр.
Тәбрикләү сүзләре мәктәпкә йөрүче балаларның, кунакка кайткан элеккеге укучыларның җыр-биюләре белән үрелеп барды.