Добавить новость

Россия освободила американца Байерса, задержанного за контрабанду наркотиков

Zara и другие бренды начали вести переговоры о возвращении в Россию

В Кузбасс по железной дороге поступила первая партия автомобилей из Китая

Книга о Перми победила в федеральном конкурсе Росархива

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов - Чернышенко: Илкүләм максатларда билгеләнгәннең барысы да гамәлгә ашырылачак

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Идел буе федераль округы өчен җаваплы Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко республикада фән, мәгариф, яшьләр сәясәте, туризм һәм спорт үсеше турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәкнең Хөкүмәт Йортында узган әңгәмә барышында Дмитрий Чернышенко Рөстәм Миңнехановка эш программасын оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм төбәктә фән һәм мәгарифнең зур потенциалына игътибар юнәлтте.

«2024 ел республикада Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Татарстан фәнни-технологик үсеш өлкәсендә төбәк дәүләт программасын эшләү буенча «сынау» субъектлары рәтендә тора. Регион тикшеренүләр өлкәсенә перспективалы кадрларны актив җәлеп итә - республикада яшь галимнәр өлеше якынча 60 процент тәшкил итә. 6 югары уку йорты «Приоритет-2030» программасында катнаша.

Татарстан «Профессионалитет»ның булдырылган кластерлары саны буенча лидерлар арасында - алар 14. Алдынгы инженерлык мәктәпләренә системалы рәвештә ярдәм күрсәтелә. Республикада мондый мәктәпләр белән уртак проектларга бизнес чараларын җәлеп итү буенча илдә иң югары күрсәткечләрнең берсе. Инфраструктура төзелеше дәвам итә, 500дән артык «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылды», – диде Чернышенко.

Ул шулай ук Татарстанның яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Сораштырулар буенча, Татарстанда яшәүче яшьләрнең 80 проценттан артыгы туган төбәгендә үз урынын табу мөмкинлегенә ышана. Ел саен патриотик чараларда якынча 150 мең кеше катнаша. «Яшьләр өчен төбәк» программасы кысаларында республикага яшьләр сәясәте инфраструктурасын үстерүгә 450 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде.

Моннан тыш, РФ вице-премьеры билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2023 ел нәтиҗәләре буенча физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп ителү дәрәҗәсе планнан югарырак — якынча 63 процент.

Төбәктә спорт инфраструктурасын булдыруга «Спорт — яшәү нормасы» һәм «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проектлары буенча акча бүлеп бирелә. Спорт корылмалары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе якынча 72 процентка җитте, бу планга туры килә. Татарстанда яшәүчеләр ГТО системасына җәлеп ителгән: 51 тест үзәге эшли, якынча 640 мең кеше нормативларны үтәгән, 440 меңнән артыгы ГТО билгесе алган.

Моннан тыш, агымдагы елда гына да Татарстанда 210 бөтенроссия һәм 22 халыкара ярышлар узды, алар арасында «Киләчәк уеннары» һәм БРИКС илләре уеннары да бар иде. Бу профессиональ спортчыларга формаларын сакларга мөмкинлек бирә, дип ачыклык кертте Чернышенко.

Шулай ук туризм темасына да сөйләштеләр. Вице-премьер искәрткәнчә, 2030 елга Россиядә туристлар агымы ике тапкыр артырга һәм елына 140 млн кешегә җитәргә тиеш. РФ Президенты Владимир Путин шундый бурыч куйды. Аның сүзләренчә, Татарстанда Туризмның үсеш өчен потенциалы зур. Агымдагы елның 9 аенда республикага якынча 1,9 миллион кеше килде инде.

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча туристлык инфраструктурасын булдыруга 2024 елда 283 млн сум бүлеп бирелгән. «Акча шул исәптән модульле кунакханәләр төзелешенә, туристлык җиһазлары сатып алуга һәм туристлык тармагының Кадрлар потенциалын үстерү үзәге эшенә китәчәк», - дип өстәде Чернышенко.

Ташламалы кредитлау программасы буенча Казанда акватермаль комплекс төзелә, анда елына 1 миллионга кадәр кеше йөри алачак. Тагын бер киң күләмле инвестицион проект Туризм.РФ корпорациясе белән гамәлгә ашырыла – бу «Казан марина». Аның ярдәмендә 2 мең эш урыны булдырылырга тиеш.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Президенты һәм Россия Хөкүмәте ярдәме белән Татарстанда халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән берничә зур федераль проект гамәлгә ашырыла. «Без барлык проектларда да актив катнашабыз, җитди ярдәм сизәбез. Илебез Президентының илкүләм максатларда билгеләнгән бөтен нәрсә гамәлгә ашырылачак», - дип ышандырды ул.

Миңнеханов һәм Чернышенко Казанда төзелә торган Футбол үстерү үзәгендә булган иде.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Вместо классической ипотеки: чем опасна покупка жилья в рассрочку

Зима не отступает: синоптики обещают мощный снегопад и лютые морозы всю неделю

В Башкирии на трассе столкнулись 14 машин

Россия освободила американца Байерса, задержанного за контрабанду наркотиков

Музыкальные новости

Чемпионат Сибирского округа Росгвардии по шахматам завершился в Иркутске

Стало известно, кто “отжал” компанию у русской возлюбленной Джонни Деппа

Россиянин Труфанов получил пулевое ранение во время похищения ХАМАС

Массовый сбой в работе Сбербанка: что известно

Новости России

Баскетболист «Енисея» победил в конкурсе по броскам сверху в матче звезд Единой лиги

В Кузбасс по железной дороге поступила первая партия автомобилей из Китая

Вдова Владимира Левкина чувствует его присутствие рядом даже после смерти: “Дергалась от такого эффекта присутствия”

Анатолий Гарбузов: Производитель систем водоочистки стал резидентом ОЭЗ «Технополис Москва»

Экология в России и мире

Концерт Лолиты Милявской отменили в Ульяновске

Номинант на премию Дарвина: акула откусила две руки перепуганной туристке после того, как она попыталась сфотографироваться с хищником

Коллекция Valentino весна-лето 2025 (SS-2025)

«Паруса на крыше» стали официальным представителем проекта «Петербургская кухня»

Спорт в России и мире

Делрей-Бич (ATP). Давидович-Фокина и Кецманович поборются за титул

18-летний Фонсека вошел в десятку самых молодых чемпионов в истории ATP

Сафиуллин заменит дисквалифицированного Синнера на турнире ATP в Дохе

Даниил Медведев вышел в полуфинал турнира ATP-250 в Марселе

Moscow.media

"Стоят голые и парят": жильцы дома на Лебедева в Томске жалуются на реки кипятка и аварийную теплотрассу

Нижегородку осудили за “пьяное” ДТП с гибелью человека

Большинство новых автомобилей в России продаются за 2–3 млн рублей

Оранжевое.











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Книга о Перми победила в федеральном конкурсе Росархива

Вдова Владимира Левкина чувствует его присутствие рядом даже после смерти: “Дергалась от такого эффекта присутствия”

В Кузбасс по железной дороге поступила первая партия автомобилей из Китая

Баскетболист «Енисея» победил в конкурсе по броскам сверху в матче звезд Единой лиги