Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

КФУ студентлары Татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган эшмәкәрләр белән очрашты

Быел Казан университетының Татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тула. Шул уңайдан Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 18-30 ноябрь көннәрендә төрле чаралар: татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаучылар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, ачык лекцияләр һәм тантаналы кичәләр оештырыла.

Шундый очрашуларның берсе дизайнер Ильдар Әюпов һәм экскурсияче Раушания Миңнуллина белән узды. Студентлар Татар теле һәм әдәбияты бүлеген бетереп, эшмәкәр булып эшләүчеләр белән «Татар теле белгече бизнес алып бара аламы?» дигән темага сөйләште.

«Минем бизнес ике юнәлеш белән бәйле: китап чыгару һәм эчке туризм. Экскурсияләр үткәрүне мин эш буларак түгел, ә миссия буларак кабул итәм. Минем максатым Казанга килүчеләрне шәһәребезгә гашыйк иттерү һәм алар өчен элемтә чарасы булып тору», – диде Раушания Миңнуллина.

Ул институтта укыганда ук экскурсиячеләр курсын узуын, әмма узган гасырның 90нчы елларында әлеге белемнәрен практикада куллана алмавын һәм бары тик 2011-2013 елларда, Казанда Универсиада уздырылган вакытта гына экскурсияләр оештыра башлавы турында сөйләде.

«Экскурсиячеләрнең эшенә Санкт-Петербургта, институт тарафыннан оештырылган практикада гашыйк булдым. Анда экскурсиячеләрнең чыгышларына сокланып карап тора идем», - дип билгеләде ул.

Ильдар Әюпов анимация һәм видео-продакшн белән шөгыльләнүче «Теория» студиясенә нигез салучы һәм җитәкчесе. Студия башкарган проектларның берсе - «Әлбәттә» проекты.

«2016 елда безне Татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыткан мөгаллимнәрне җыеп, татар теле һәм тарихы буенча видеолар төшереп, аларны әлеге порталга урнаштырдык. Әлеге лекцияләрне без өч сезон чыгардык, анда йөзгә якын лекция бар», – диде Ильдар Әюпов.

Дизайнерның тагын бер зур проекты – рус телендә белем алучы 1-11 сыйныф укучылары өчен ясалган «Сәлам» дәреслекләре.

Очрашу барышында чакырылган кунаклар студентларга Татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап та эшмәкәр булу мөмкинлеген үз тәҗрибәләре мисалында исбатладылар һәм, ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен, күп әйбер кешенең эчке сыйфатларыннан торуын ассызыкладылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus