Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Марат Әхмәтов 2025 елда барлыкка киләчәк закон чыгару инициативалары турында сөйләде

Татарстан парламентарийларына Россия Дәүләт Думасы депутатлары белән 2025 елда берьюлы берничә закон чыгару инициативасын эшләргә туры киләчәк. Бу эш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру буенча киләсе елга чаралар планына кертелгән. План бүген парламент президиумы утырышында расланды, дип яза «Татар-информ».

«Быел Татарстан Рәисе Юлламасында республика парламентына аерым көнүзәк мәсьәләләре турында закон чыгару инициативаларын эшләү буенча конкрет йөкләмәләр бирде», - дип сөйләде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Сүз балигъ булмаганнарны хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп иткән өчен җаваплылыкны катгыйландыру һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтү буенча закон чыгару инициативалары турында бара.

Моннан тыш, чит ил кешеләренең яки гражданлыгы булмаган затларның Россиядә булу режимын тәэмин итү өлешендә һәм рекрутинг агентлыклары (алар аша эшкә урнашалар) эшчәнлеген регламентлау өчен административ җаваплылыкны көчәйтү буенча, шулай ук хезмәт килешүе шартларын бозган өчен чит ил гражданины патентын гамәлдән чыгару турында инициативалар барлыкка килергә тиеш.

Әхмәтов сүзләренчә, Миңнеханов Юлламасының 37 тезисы буенча барлыгы 64 төп чара планлаштырылган. «Чаралар планында якын киләчәктә Татарстан Республикасы Рәисе билгеләгән төп өстенлекләр, төп максатлар һәм бурычлар чагылдырылган. Безгә аларны киләсе елда гамәлгә ашырырга кирәк булачак», - диде ул.

Аерым алганда, күп кенә чаралар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, шулай ук Россиянең яңа төбәкләреннән килеп, Татарстанда вакытлыча яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүгә бәйле.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus