Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов: Казан федераль университеты - Россиянең фәнни белем бирү комплексы флагманы

Казан федераль университеты (КФУ) дөньякүләм фәнни танып-белүне төрле юнәлешләрдә үстерүдә мөһим роль башкарды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында КФУның 220 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Бүгенге очрашу - ул, барыннан да элек, Казан университетын дөньякүләм фәннең данлыклы елъязмасына мәңгегә керткән галимнәргә һәм педагогларга хөрмәт күрсәтү. Анда, бернинди арттырусыз, дөньякүләм дәрәҗәдәге ачышлар ясалган», - диде Миңнеханов.

Ул белдергәнчә, югары уку йортының хәзерге буын галимнәре һәм укытучылары бөек элгәрләрнең эшен лаеклы дәвам итә.

«Бүген Казан университеты - Татарстан белән Россиянең фәнни белем бирү комлексы флагманы, республика һәм Идел буе федераль округы социаль-икътисади үсешенең көчле драйверы», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

КФУның Россия югары белем бирү системасын үстерүнең стратегик инициативаларын гамәлгә ашыруга керткән өлешен бәяләп бетергесез, дип өстәде ул. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, илкүләм проект кысаларында Татарстанда Россиянең дөньякүләм дәрәҗәдәге ун фәнни үзәгенең берсе уңышлы эшләп килә.

«Аның эшчәнлеге нәтиҗәсе илебездә һәм чит илләрдә авыр чыгарыла торган нефть запасларын үзләштергәндә актив кулланыла», - дип өстәде республика Рәисе.

Миңнеханов сүзләренчә, сәләтле балалар өчен махсуслаштырылган уку үзәге илебез икътисадының инновацион тармакларының булачак интеллектуаль элитасын мәктәп эскәмиясеннән әзерли. Моннан тыш, югары уку йортының алдынгы инженерлык мәктәбе гаять мөһим тармакта – машина төзелеше комплексында кадрлар потенциалын ныгытуга ярдәм итә.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, югары уку йорты студентлары «Студентлар стартабы» федераль конкурсында җиңүче проектлар саны буенча лидер булды. Моннан тыш, КФУ телләрне һәм Татарстанның бай мәдәни мирасын саклау эшен алып бара.

Университетның юбилее республикада фәнни-технологик үсеш елына туры килүе символик мәгънәгә ия. Миңнеханов КФУның Россиянең техник лидерлыгын тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертәчәгенә ышануын белдерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus