Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

КФУ ишегалдында югары уку йортына нигез салучы Александр I бюсты ачылды

КФУ төп бинасы ишегалдында тантаналы рәвештә Александр I бюсты ачылды. Император 1804 елда университет төзү турында указ имзалаган. Бюстны ачу тантанасында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков катнашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Казан федераль университетын юбилее белән чын күңелдән котлыйм. Александр I – тарихи масштабтагы шәхес. Без барыбыз да хәтерлибез, нәкъ менә ул җитәкчелек иткән чорда Россия империясе Франция императоры Наполеон I-не җиңгән. Шулай ук, аның указы нигезендә биш университет ачыла, шуларның берсе – Казанда. Бу аеруча мөһим. Әлеге карарларны дәүләт башлыгы шәхсән үзе кабул иткәнен билгеләп үтәм», - диде министр.

220 ел дәвамында Казан университеты өч мөһим дәүләт бурычын хәл итә: фәнне үстерү, егетләр һәм кызларны зур тормышка әзерләү һәм төбәкнең, тулаем илнең социаль-икътисади үсешенә өлеш кертү, – дип өстәде Валерий Фальков.

Императорның бронзадан коелган бюсты мәрмәр постаментка куелган. Ул университетның төп бинасы ишегалдына керү урыныннан ерак түгел урнашкан.

«Безнең данлы тарих 1804 елда Казан император университеты грамотасы һәм уставыннан башланып китә. Нигез салучы нәкъ менә Александр I була. Югары уку йортыбыз ишегалдында бездә укып чыккан атаклы шәхесләргә һәйкәлләр күп. Алар арасында Сергей Аксаков, Лев Толстой, Муса Җәлил бар. Без тарихыбыз белән горурланабыз. Барыгызны да университетыбызның юбилее белән котлыйм», - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга КФУ ректоры Ленар Сафин.

Бюстны ачу тантанасында шулай ук Казан федераль университеты укытучылары, студентлары һәм югары уку йортында укып чыккан кешеләр булды.

«Мин үзем Казан университетында укымадым, ләкин минем фәнни җитәкчем нәкъ менә шушы югары уку йортын тәмамлаган. Бүген без мәгариф һәм фән үсешнең чиксез ресурсы булуны дәүләт дәрәҗәсендә аңлыйбыз. Бу юнәлешнең мөһимлеген аңлаган гамәлгә куючыларны искә алу мөһим. Барыгызга да укытучыларыгызның лаеклы шәкертләре булуыгызны һәм Россия файдасына аларның эшен дәвам итүегезне телим», - дип уртаклашты РФ Дәүләт Думасының фән һәм югары белем бирү комитеты рәисе Сергей Кабышев.

Бүген шулай ук Фальков, Кабышев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында югары уку йортының гыйльми советы утырышы була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus