Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Казан федераль университеты филиалы булдырылачак. Бу хакта килешүне югары уку йорты гыйльми советы утырышында имзаладылар, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.
«Казан федераль университеты һәм Modern group компаниясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә КФУ филиалы ачуга, шулай ук Якын Көнчыгыш илләре өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә уңай нәтиҗә бирде», - дип сөйләде Казан югары уку йортының фәнни эшчәнлек буенча беренче проректоры Дмитрий Таюрский.
Филиал ел ярым вакыт дәвамында ачылачак. Биредә төрле дисциплиналар буенча зур билгесезлек шартларында эшләргә сәләтле киң профильле белгечләр әзерләячәкләр, дип йомгаклады ул.