Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мәскәү өлкәсе Мөселман үзәгендә «Ислам миниатюраларда» күргәзмәсе ачылды

Мәскәү өлкәсе Химки шәһәр округы Мөселман үзәгендә РФ мөселманнары Диния нәзарәте Мәдәният департаменты белән округның мөселман җәмәгатьчелеге оештырган «Имлам миниатюраларда» күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Тантанада РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Рушан Әббәсов, округ мөселман җәмәгатьчелеге әгъзалары һәм рәисе имам-хатыйб Камил Маннапов, РФ мөселманнары Диния нәзарәте мәдәният департаменты җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ренат Абянов һәм аның урынбасары Илшат Сәлахетдинов, шулай ук Химкида яшәүчеләр катнашты.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән гамәлгә куелган «Ислам миниатюраларда» проекты кешеләрне кызыклы һәм аңлаешлы ысул белән Россия һәм дөнья Ислам мәдәнияте тарихы һәм мирасы белән таныштыруга юнәлтелгән, дип билгеләп үтте Рушан Әббәсов сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда.

Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы шулай ук күп милләтле һәм күп динле илебез гасырлар дәвамында бердәм, дус һәм җиңелмәс халыкка әйләнгән төрле мәдәният һәм конфессия вәкилләре арасында туганлык мөнәсәбәтләре үрнәге булып тора, дип ассызыклады.

Чыгышы азагында мөфти Рушан Әббәсов имам-хатыйб Камил Маннаповка һәм Химки мөселманнарына шәһәр округында күршелек һәм үзара танышуны ныгытуга юнәлдерелгән рухи-агарту проектларын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук күргәзмә кунакларына һәм округта яшәүчеләргә барлык эшләрендә уңышлар теләде. Аннары ул Камил Маннапов белән бергә җирле мөселман җәмәгатьчелеге активистларына рәхмәт хатлары тапшырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus