Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Валерий Фальков: КФУ фәнни мәктәпләре Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылуга иреште

Казан федераль университеты – үзебезнең илдә белем бирү өлкәсендә лидерларның берсе, ә аның фәнни мәктәпләре Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә танылуга иреште. Югары уку йорты гыйльми советының университетның 220 еллык юбилеена багышланган утырышында Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков шундый фикер белән уртаклашты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.

«Казан федераль университеты студентлары, укытучылары һәм югары уку йортын тәмамлаучылар Россиянең фән һәм мәгариф мәдәнияте данын тәшкил итә. Биредә төрле елларда дәүләтебезнең күп кенә күренекле шәхесләре укыган. Монда Россия территориясендә генә түгел, башка илләрдә дә танылу алган фәнни мәктәпләр формалашкан. Җирле галимнәр яңа дару материаллары булдырган, яңа космик объектлар ачкан һәм бик күп башка ачышлар ясаган. Бүгенге көндә югары уку йорты үзебезнең илдә белем бирү лидерларының берсе булып кала бирә», - дип хәбәр итте министр.

Ул ассызыклаганча, соңгы елларда Казан федераль университеты күтәрелештә. Студентлар саны, абитуриентлар ягыннан кызыксыну арта, бирегә башка илләрдән укытучылар килә, университетның югары белем бирү системасында абруе арта, монда зур чаралар үткәрелә һәм фәнни ачышлар ясала.

Казан федераль университеты – республиканың һәм бөтен илнең алдынгы белем бирү һәм фәнни үзәге һәм стратегик ресурсы. Ул югары дәрәҗәдәге профессионаллар әзерли, дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин.

«220 ел – ул бик күп. Бу яшькә җитү югары уку йортына тупланган фәнни-белем бирү потенциалын, киң инновацион юнәлешен горурлык белән күрсәтү мөмкинлеге бирә. Бүгенге көндә университетта 52 меңнән артык студент белем ала. Югары уку йорты үзенең тарихы дәвамында исемнәре, ачышлары һәм казанышлары бөтен дөньяда танылуга ирешкән галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең тулы бер плеядасын әзерләде», - дип котлады КФУны юбилее белән Песошин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus