Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Калеб» яшь буын иҗатчылары Әлфия Авзаловага багышлап концерт куя

15 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында ике чор кисешәчәк. Үткәннән кайтаваз булып яңгыраган халык артисты Әлфия Авзалова җырлары һәм «Калеб» яшь буын иҗатчылары тудырган яңа җырлар, бер җепкә үрелеп, кабатланмас аһәң тудырачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр чорда кешелек тарихын уникаль талантларның иҗади энергиясе баета. Узган гасырларның мәшһүр музыкантлары, шагыйрьләре, җырчылары калдырган якты эзләр, киләсе буыннарны яңа иҗатка рухландыра килә. Бүгенге талантларның карашлары биеккә, очар кошлар юлына төбәлсә дә, тамырлары ата-бабаларыбызның бай мирасына барып тоташа. Алар нинди генә ачышлар ясаса да, үткәннәрнең юлын онытмый», - диелә хәбәрдә.

Концертта Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Эльза Исламова, Илгиз Шәйхразиев, Илүсә Хуҗина, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова, Татьяна Ефремова, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина катнаша.

«Һәр чорның үз исемнәре бар. Алар бер-берләренең юлын кабатламаса да, янәшә атлый сыман. Үз чорында музыка дөньясына иҗаты белән зур яңалык алып килгән Әлфия Авзалованы һәм заман тавышларын яңгыратучы «Калеб»леләрне бер максат, бер хыял берләштерә: милли җыр сәнгатенә яңа сулыш өрү», - дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Концертта Ильяс Камал җитәкчелегендәге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры уйнаячак.

Концерт Әлфия Авзалова фонды һәм «Калеб» яшь буен җыены тарафыннан оештырыла. Проектның кураторы – Кәрим Тинчурин театрының директор урынбасары, «Калеб» яшь буен җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus