«Питер.татар» порталында «Безнең яңа даими вәкилебез – Шамил Шәяхмәтов!» дигән язма чыкты.
15 ноябрьдә Шамил Илһам улы Шәяхмәтов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле итеп билгеләнде, бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Рәисе рәсми сайтында урнаштырылган указда Шамил Шәяхмәтов бу вазифага өч елга билгеләнә дип әйтелә. Ләкин шуннан соң аның бурычлары озайтыла ала.
Без барыбыз да Шамил Шәяхмәтовны бик яхшы беләбез: Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстан Республикасының даими вәкиллегендә ул унике ел чамасы эшли инде: 2012 елдан 2014 елга кадәр – икътисади сораулар буенча әйдәп баручы белгеч булып, 2014 елдан 2022 елга кадәр – консультант булып эшләде, 2022 елда ул даими вәкиленең урынбасарының вазифасына күтәрелде, 2024 елның март аенда ул даими вәкиленең вазифаларын вакытлыча башкаручы булды. Һәм ниһаять агымдагы айда ул туган республикасының төбәгебездә рәсми вәкиле итеп билгеләнде.
Татарстан Республикасының даими вәкиллегенең төп бурычлары төбәкара бизнес эләмтәләре үсеше белән бәйләнгән дип белсәк тә, без Татарстан Республикасының яңа даими вәкиле Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә татар теле һәм мәдәнияте үсешенә дә игътибар бирергә дәвам итәчәгенә өметләнәбез.
Шамил Шәяхмәтов күп еллар буе Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе белән икътисади һәм мәдәни эләмтәләре ныгытуда эшләгән инде, шулай киләчәктә дә булсын!
Шамил Илһам улы, без Сезне бу яңа һәм мөһим билгеләнүегез белән чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа вазифада уңышлар телибез!
«Питер.Татар» порталы коллективы: Равил Закиров, Фәридә Гренда, Линара Николашкина, Гүзәл Садыйкова, Зәрия Хәсәнова, Ринат Мәһдиев, Фирая Рәшитова, Максим Кузнецов (бу текстның авторы).